tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырым Республикасында “Акыл фабрикасы” һәм Татар КВН лигасы “Әйдә ШаяРТ” уены фестивале узды
Кырым Республикасында “Акыл фабрикасы” һәм Татар КВН лигасы “Әйдә ШаяРТ” уены фестивале узды

Кырым Республикасында “Акыл фабрикасы” һәм Татар КВН лигасы “Әйдә ШаяРТ” уены фестивале узды

3-10 май көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Кырым Республикасының Форос шәһәрендә урнашкан “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Россия Федерациясе татар яшьләре иҗтимагый оешмалары активы өчен “Акыл фабрикасы” белем бирү интенсивы һәм Татар КВН лигасы “Әйдә ШаяРТ” уеннары фестивале үткәрелде.

“Ак барс” яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов карары буенча төзелде, ел дәвамында сәләтле татар яшьләре, иҗтимагый оешмалар әлеге мәйданчыкта белем бирү программалары оештырып тора.

Катнашучылар географиясенә килгәндә Санкт-Петербур шәһәре, Ульян өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Пенза өлкәсе, Пермь крае, Татарстан Республикасының Арча, Балтач, Тукай, Сарман, Мамадыш районнары, Алабуга, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 150 кеше татар яшьләре катнашты.

Программада милли проектлар эшләү буенча ворк-шоплар уздырылды, тарихи лекцияләр, матур сөйләм теле, социаль челтәрләрдә оешма төркемнәрен сыйфатлы алып бару остаханәләре, татарча стандап чаралары, Бахчисарай шәһәренә экскурсия.

Нәтиҗәдә яшьләр махсус проектлар төзеп яклады, Татар КВН лигасы “Әйдә ШаяРТ” уены фестивале узды.

ТР Рәисе Р.Н. Миңнеханов исеменнән республикабызның актив яшьләре өчен тудырылган мөмкинлекләр алдагы буыннны тәрбияләүдә бик зур күрсәткеч һәм ярдәм булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*