tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара олимпиададан уңышлар белән
Халыкара олимпиададан уңышлар белән

Халыкара олимпиададан уңышлар белән

Татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан​ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 22-25 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Х Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы үтте. Анда Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстаннан, Россиянең 27 төбәгеннән һәм республика мәктәпләреннән 500 кеше – укучылар, урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.

Безнең Нижгар өлкәсе данын Спас округы Татар Моклокасыннан Гүзәл Кукаева белән Илнара Хөсәинова, Кызыл Октябрь округы Семочкидан Алина Айнетдинова, Пильна округы Сафаҗайдан Диляра Алимова, Сылу Сафиуллина (икесе дә призерлар), Алия Халилуллина, Ильмира Маликова, Наил Абдулбяров, Зифа Фәйзрахманова, Рамилә Зарипова уңышлы яклады. Егет-кызларны Казанга җитәкләп барган Сафаҗай мәктәбенең тәҗрибәле һәм хөрмәткә лаек мөгаллимәсе Сара ханым Сераҗетдинова бәйге кысаларында “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде. Аны иясенә республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова тапшырды (фотода).

Гадәттәгечә, бәйге көннәрендә Казанда укучылар һәм студентлар өчен бай программа әзерләнгән иде. Алар К.Тинчурин һәм Г.Кариев исемендәге татар дәүләт драма театрларында спектакльләр карады, татарча концерт-дискотекада күңел ачты, “Минтимер һәм аның дуслары” фильмын карады һәм режиссеры, артистлары белән очрашты. Казан шәһәре белән танышып йөрү дә укучыларда искиткеч тәэсирләр калдырды. Туган тел форумында катнашу укучылар өчен файдалы да, эчтәлекле дә булды.

Димәк, төрле яклардан килгән кызлар һәм егетләр татар теле буенча белем дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмады, искиткеч матур урыннарда булып, үзләренә яңа дуслар, фикердәшләр тапты.

Халыкара олимпиадада үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер кабат исбатлап кайтулары белән егет-кызларны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз! Алда тагын да җиңүләр, уңышлар көтсен.

Балачактан гаиләдә ана теленә зур ихтирам булуын тоеп үскән, туган телне өйрәнүнең мөһимлеген аңлап, югары дәрәҗәдәге тел бәйгеләрендә матур нәтиҗәләр күрсәткән егетләр һәм кызлар, һичшиксез, мәктәпләренең, туган якларының, милләтебезнең горурлыгы.

Румия ХАМЗИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*