tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар кызчыгы, татар малае – 2023” конкурсының финалы узды
Казанда “Татар кызчыгы, татар малае – 2023” конкурсының финалы узды

Казанда “Татар кызчыгы, татар малае – 2023” конкурсының финалы узды

Бөтендөнья Татар конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Ак калфак татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән бергәлектә “Татар кызчыгы, татар малае-2023” бәйгесен инде алтынчы тапкыр үткәрә.

Бәйге Казан каласында инде 5 ай бара. 200гә якын бала арасыннан сайланып алынган егетләр һәм кызлар төрле яклап сыналды: кызлар өлеш пешерделәр, кулъяулык чиктеләр; егетләр фехтованиеның серләренә төшенделәр, җитезлеккә сыналдылар. Финалда 8 Малай һәм 8 кыз.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә алар жюри әгъзалары һәм тамашачы каршында үз осталыкларын тагын бер кат күрсәтте.

Бәйге башында катнашучылар үзләре белән таныштырды. Шулай ук һәр катнашучы иҗади номер әзерләгән иде. Малайлар һәм кызлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Катнашучыларның барсы да әзерлекле, туган телләрендә камил аралаша. Нәни дусларыбызга өй эше итеп якыннары турында дастан язарга бирелде. Алар әлеге эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыгарганнар. Балалар һәр тамашачының йөрәгенә үтеп керә алдылар.

Малайларыбыз өчен бәйгенең бер этабы булып дага дагалау булды. Алар тизлеккә дага төшергән тактага 15 кадак кагып чыгарга тиеш иде. Малайларыбыз бу өлешне дә бик җинел башкарып чыгардылар. Ә инде кызларыбызның чәч үрү сәләтләрен тикшердек. Һәр катнашучының толымы аеруча үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты.

Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләде.

Халкыбызның теле, гореф-гадәтләре онытылмасын дисәң, аларны бездән соң киләчәк буынга тапшырырга кирәк. “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе шуны күз уңында тотып оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*