Гомерем буе туган авылыма, аның кешеләренә сокланып яшим. Мин генә шундый түгелдер әле, минем кебекләр байтактыр, чөнки туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап, чит җирләргә китеп, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, бертуктаусыз социаль челтәрләрдә авылларының фотосурәтләрен куеп, яңалыклар белән уртаклашып торучылар иксез-чиксез. Шундыйларга:
– Авыл сезнең өчен нәрсә? – дигән сорау бирсәм:
– Авыл безнең өчен бар дөнья. Ул безнең күңел түребездән бер дә чыкмый торган бер могҗиза, – дип җавап бирүчеләр шактый.
Зур Рбишчада туып-үскән, башкалабызга китеп урнашкан, хәзерге вакытта җәй айларын туган авылларында уздыручы Әхмәтҗановлар гаиләсенең уңган, батыр, җитез кызлары да шундыйлардан һәм бүген сүзем алар турында.
Абдулбәр абый белән Разия апаның кызларына бала чактан ук кызыга идем. Башлангыч сыйныфларда укып йөргәндә алар миңа авылыбызның иң матур, модадан калышмый торган кызлары кебек тоела иде. Дус кызларым белән аларга охшарга тырышып йөргән мизгелләр дә күп булды. Алар барысы да Мәскәүгә китеп урнашты, гаиләләр корды. Ләкин авылыбызны өзелеп яраткангадыр, һәрбересе биредә йортлар төзетеп, туган туфрак белән элемтәне өзмәде.
“Без җиде бала үстек әнкәй-әткәй белән, тик үсмәдек иркә кочакта” дигән җыр юллары нәкъ менә бу гаиләгә атап язылган диярсең. Зиннур, Найлә, Файлә, Фәния, Рамилә, Рауза, Хадия бүген тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән өчен әниләре белән әтиләренә чиксез рәхмәтле.
Шушы алты кызның әтиләре – безнең авылның зыялы кеше- ләренең берсе иде. Аның тормыш юлы бик күпләрнеке кебек үк колхоз белән бәйле, әмма бик нык үзенчәлекле. Абдулбәр Үмәр улы Әхмәтҗанов 1928 елда Мәскәү өлкәсенең Кләзмә шәһәрендә туа. Аның әтисе – Рбишча авылыннан, ә әнисе – Петрякстан. 1930 еллардагы репрессия вакытларында алар авылга кайтып урнашырга мәҗбүр булалар. Биредә дә авыр тормыш каршы ала үзләрен. Үмәр бабайның туганнары шәһәрдән кайткан гаиләне яңа йортка аерып чыгаралар. Озакламый аларның Рәшидә исемле кыз балалары үлә, Абдулбәр бердәнбер бала булып үсә, авылдагы җирле мәктәптә укуын дәвам итә. Шәһәрдә рус мәктәбендә яхшы укучылар рәтендә булганга күрә, татар мәктәбендә уку җиңел бирелә аңа. Мәктәптә генә түгел, авыл халкы арасында да рус телен иң яхшы белүчеләрнең берсе була. Мәктәпне тәмамлагач, “1 Май” колхозына эшкә урнаша. 1948 елда Разия исемле авыл кызына өйләнеп, гаилә кора. 1950 елда аларның уллары Зиннур туа, ә 1952 елда урнашкан Севастополь шәһәренең хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Өлкән сержант исемен алып, күп кенә мактау грамоталары иясе булып, Ватан каршында бурычын үтәп, туган авылына кайта. Ул елларда заманалар авыр, көнкүреш тормыш бик күп көч таләп итә. Йорт иске, кечкенә, салкын кышта бар җиреннән җил өрә. Шушы тормышын үзгәртергә дип, Абдулбәр Мәдәнә колхозына комбайнчы булып эшкә керә, алдынгылар сафында була. Соңрак Рбишчага кайтып, җирле “1 Май” колхозына эшкә урнаша һәм барча гомерен шушында эшли. Гаиләсе дә ишәя, бер-бер артлы тагын биш кызы туа: Файлә, Фәния, Рамилә, Рауза, Хадия.
Абдулбәр колхозда тракторчылар бригадасының, механикларның бригадиры булып хезмәт куя, егерме ел партоешманы җитәкли. Җәй айларында үзенең мотоциклы белән бөтен кырларны әйләнеп, халык белән аралашып, аларның җитди мәсьәләләрен тиз арада гына чишеп, ярдәм кулы суза ул, халык белән һәрвакыт киңәшеп, аңлашып эшли. 1963 елның 5 апрелендә Сергачта чыга торган “Ленин байрагы” газетасы аның турында: “Абдулбәр Әхмәтҗанов Зур Рбишча авылы “Беренче Май” колхозының комплекслы бригадасын җитәкли. Зур оештыру сәләтенә ия буларак, Абдулбәр теләсә нинди хезмәтне үтәүгә кешеләрне оештыра һәм алга илтә, артель хуҗалыгын алып баруда кыйммәтле киңәшләр һәм тәкъдимнәр кертә. Комплекслы бригадалар турында: “Хезмәтне оештыруда әйбәт форма”, – ди ул. Шуның белән бергә, идарә колхозларына комплекслы бригадаларга тизрәк күчәргә тәкъдим итә”, – дип яза. Абдулбәр абый бик озак еллар буе колхоз җыелышларын алып бара, русча бик оста сөйли ул. Үзенең хезмәт дәверендә авылда бик күп биналарның төзелеш җитәкчесе булып тора, 1969 елда Пионерлар йорты төзелешен дә җитәкли. Шушы алтмышынчы елларда “кукуруз эпопея”сы да безнең колхозны читләп үтми һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешүдә Абдулбәр абыйның да өлеше шактый була. 1968 елда аны Горький шәһәрендә үткән авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашырга сайлыйлар һәм анда да ул Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Озакламый кукурузны шикәр чөгендере алмаштыра, барча авыл халкы шуның белән мәш килә. Илгә машина-машина чөгендер озату өчен колхозчылар бөтен гаиләләре белән көне-төне кырда булалар. Шушы елларда Абдулбәр абый чөгендерчеләр бригадасын да җитәкли. Ул һәрвакыт колхоз кырында, алдынгы сафта була. Аның хезмәтен дәүләт югары бәяли – ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы (1952 һәм 1971 елларда) һәм Ленин ордены (1976 елда) белән бүләкләнә. Ә инде Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары санап та бетергесез. Җаны-тәне белән колхоз, туган җире, авыл халкы өчен тырышып хезмәт иткән кеше иде Абдулбәр абый. Лаеклы ялга чыкканчы ул (1988 елга кадәр) партоешма секретаре булып эшләде, берничә чакырылыш авыл һәм район советы депутаты булып сайланды, ләкин авыр сырхау үзен 2008 елда якты дөньядан алып китте. Авыл халкы аны бер дә онытып куймый, һәрвакыт яхшы сүзләр белән генә искә ала. Яраткан, тырышып башкарган хезмәте аңа әнә шулай эшеннән канәгать булу хисе, авылдашларының хөрмәтен китергән.
Разия апа Искәндәр кызы 1928 елда шулай ук Зур Рбишча авылында туган. Гади крестьян гаиләсендә аның белән бергә өч кыз туганы һәм бер энесе үсә. Үсеп, буйга җиткәч, ул авыл егете Абдулбәр белән гаилә кора, гомер буе йортта хуҗабикә булып тора. Ире белән тәртипле, акыллы, хезмәт яратучы балалар үстерә. Кызлары бер-бер артлы шәһәргә китеп урнашкач:
– Коедан су алган вакытта да балаларыма бәхет сорый идем, – дип сөйли иде ул. Олы улы Зиннурның гаиләсе ишәйгәч, Абдулбәр абый пенсиягә чыккач, алар икесенә икенче йорт сатып алалар һәм гомерләренең соңгы минутларына кадәр шушында яшәделәр. Разия апа илле яшендә намазга басып, мәҗлесләрдә абыс- тай булып йөри иде. Аның дога кылып теләгән теләкләре кабул ителә торган иде. Дәүләт тарафыннан Разия апа “Герой-ана” медале белән бүләкләнгән, чөнки аның иң зур казанышы, иң зур байлыгы – балалары.
Кызлы йорт – кызыклы, бәхетле, нурлы, матур йорт дип әйткәннәр картлар һәм бу сүзләр Абдулбәр абый белән Разия апаның йортына да хас иде. Аларның алты кызының да белмәгән, хәлләреннән килмәгән эшләре юк, ир эшен дә эшлиләр, хатын- кызныкын да җиренә җиткереп башкаралар. Йортлары һәрчак үзенең чисталыгы, пөхтәлеге һәм матурлыгы белән аерылып тора иде. Алар барысы да бәхет эзләп, бер-бер артлы Мәскәү шәһәренә китеп урнаша.
– Авылда без бик авыр тормышта үстек, эшләмәгән эшебез калмады. Ул елларда су, газ, юллар юк иде, шуңа да яшьләрнең күбесе мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә китеп урнашты. Аннары сигезенче классны тәмамлап, калганнарыбыз дә шәһәргә юл тотты. Найлә апа белән җизнәбез Максут абый бер генә дә авырсынмыйча, барчабызны да үз куышларына сыйдырып, аякка басарга ярдәм иттеләр, дөрес юл күрсәттеләр. Аларның йортыннын без барыбыз да кияүгә чыктык, никахларыбыз уздырылды. Авылыбызның атаклы Карагат нәселенә өч кыз туган килен булып төште. Аллаһыга шөкер, барыбыз да ирләрдән уңдык, тормыш юлларыбызда бик акыллы, булдыклы ирләр очратып, гомер итәбез. Мин уналты яшендә кияүгә чыктым. Әти: “Бу кызым бит әлдә үзе дә бала, тора алырмы икән”, – дип алдан ук бик кайгырып куйган иде. Мин әтигә: “Әти! Аллаһы кушса, мин бик бәхетле булырмын! Сезнең йөзегезгә беркайчан да кызыллык китермәмен!” – дип хат язган идем. Аллаһыга шөкер, шулай булып та чыкты.
Мәскәү шәһәрендә яшәр өчен, һәр көн тормыш өчен көрәшеп, көч табып торырга кирәк. Ул үзе резин капчыгы кебек булса да, көчле, тырыш, эш сөюче кешеләрне ярата. Ә үз юлыңны анда табу бик кыен. Ләкин синең алдыңда юл күрсәтүче булса, хәлең җиңеләеп китә. Олы апаларыбыз безне тормыш торырга өйрәтте. Икенче кыз туганыбыз Файлә ул елларда безнең гаиләдә беренчеләрдән булып, “сәүдәгәрләр” (бизнес) юлына басты. Сату-алу эше татарның канында ул, алты туган бер сүздә, бер юлда булып, бер-беребездән көнләшмичә, сәүдә белән шөгыльләнә башладык. Аннан Польшадан товар ташу, аны базарда сату заманнары тотынды. Сәгать дүрттән торып, базарга барып, сату эше белән көн күрдек. Акчабызны да сарыф итәргә тырышмадык. Файлә апабыз авылда беренчеләрдән булып, 1987 елда ике катлы йорт салды. Моңа әтиебез бик шатланды, чөнки ул үзе дә 1974 елда кызыл кирпечтән йорт төзегән иде. Апабыздан күреп, калганнарыбыз да йортлар булдырды. Бүгенгесе көндә, Аллаһыга шөкер, барчабызның да туган авылыбызда үз йорты. Рәхәтләнеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылып, туган җиребездә җәйлибез. Мин үз гаиләмнең тырышлыгы белән әти йортына яңа таш өй салдым. Йортыбыз авылның уртасында, бик матур җирдә урнашкан. Кайчан әтинең сүзләрен исемә төшерәм, бервакыт мин анардан: “Әти! Улың бер генә, алты кыз, бәлки үкенә дә торгансыңдыр?” – дип сораган идем. Ә ул миңа: “Кит, кызым, минем алай бер дә уйлаганым юк! Минем кызларым малайлардан да артык”, – дип куя иде. Шушы сүзләр өчен мин әти-әнием һәм туганнарым белән горурланып яшәдем. Безнең олы туганыбыз Зиннур авылда төпләнеп калды, әти белән әнинең терәге булып яшәде. Кызганычка, анарга бәхетле картлык язмаган – гомеренең иң матур чагында вафат булды. Аның хатыны – безнең җигәбез Рауза апаны илле ике ел буе үз туганыбыз кебек күрәбез. Ул безне авылга кайткан вакытта ачык йөз белән каршы ала, йортларыбызга күз-колак булып тора, без анарга барысы өчен дә бик рәхмәтле.
Әти белән әнинең сүзләреннән үзебез генә түгел, балаларыбыз да чыкмады. Без, җиде туганның, унтугыз баласы, егермедән артык оныгы бар. Әти исән чакта оныкларын бездән дә күбрәк тәртипкә, хезмәт яратып үсәргә өйрәтә иде. Аллаһыга шөкер, бүгенгесе көндә балаларыбыз да тормышта үз юлларын тапты, ахыры да хәерле булсын!
Кая барсам да, “Сез кайсы авылныкы?” – дип сорасалар, горурланып: “Рбишчаныкы!” – дип җавап кайтарам. Шушы җавабымны яратмаучылар да бар, кайчак: “сездә бит Санта-Барбара!” – дип кыерсытырга телиләр. Ләкин мин беркайчан да авылымны кыерсытырга бирмим, гел мактап торам, социаль челтәр ашамы, ят урында булсамы, аны яратып сөйлим. Әйе, авылымның мактарлыгы бар. Без барыбыз да авылыбызны бик яратабыз. Көз айларында Мәскәүгә кайткач ук, яңадан туган якка җыенырга тотынабыз. Апрель аенда, шәриф рамазан вакытында, авылга төшеп, тәравих намазына йөрибез, әти-әнинең рухына дога кылып, кунаклар чакырабыз. Авылыбызның тормышы белән кызыксынып, җәй айларында биредә уздырыла торган бер генә бәйрәмгә дә битараф калмыйча, көннәребезне үткәрәбез.
Ләкин авылда яшьләр калмый бара, мәктәпне тәмамлагач, күбесе зур шәһәрләргә юл тота. Шушы балаларны чын күңелемнән жәллим. Без авылның авыр тормышыннан качтык, ә хәзерге яшьләр ике катлы йортлардан, яхшы тормыштан китеп бара. Авылда эш юклыгы харап итә шул үзләрен. Ләкин кая гына яшәсәләр дә, тәртипле, тырыш, тыңлаучан булсыннар, – дип сөйләде Әхмәтҗановларның өченче кызлары Фәния апа.
Амин! Шулай булсын!
Фәния апа һәм Файлә апа белән әңгәмәбез бик тиз арада үтеп китте. Юкка гына әйтмиләр бит: “Кызлы йортта фәрештә, ярдәм бирә һәр эштә. Кызлы йорт ул кояшлы, бар эшләре дә көйле”, – дип. Шушындый кешеләр кая гына яшәсәләр дә, аларның йортлары бәхетле һәм бәрәкәтле. Шулардан аермасын иде Ходаем беребезне дә.
Әлфия Мөхәммәтҗанова
Зур Рбишча