tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләк булса — бар да була!
Теләк булса — бар да була!

Теләк булса — бар да була!

Туган телне саклау һәм үстерү — көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул — әти-әни, туган җир, Ватан сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә бөек, изге сүз.

Туган телгә баланы аның иң газиз, якын кешесе – әнисе, назлы бишек җырлары җырлап, иркәли, юатып өйрәтә. Шуңа күрә аны халык ана теле, дип атый.

Баланың ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы аның һәрьяклы үсеше өчен уңай шарт булып тора.

Әмма Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен туган телдә белем алу, хәтта аралашу да бүгенге көндә зур проблема булып кала бирә. Регионнарда яшәүче милләттәшләребез татар телен, милли мәдәниятебезне, горефгадәтләребезне саклап калу өчен күп көч һәм тырышлык куялар милли мәктәпләр, балалар бакчалары ачалар, түгәрәкләр оештыралар.

Саратов өлкәсендә 154 санлы «Чишмә» милли балалар бакчасы 1994 елның октябреннән бирле эшләп килә.

– Римма ханым, Саратовның милли балалар бакчасы ничек яши? Самарда да ике татар балалар бакчасы бар. Әмма бездә алар — шәхси, ә сездә — муниципаль оешма.

– Чишмә” татар балалар бакчасы 154 санлы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе базасында ачылды. Бу эштә Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте имамы Мөкаддәс Габбас улы Бибарсовның, ислам хәйрия фондының мактаулы рәисе Митясим Шиһабеддин улы Сөләймановның өлеше зур. Күренекле эшмәкәр һәм меценат, Саратов өлкәсе губернаторы киңәшчесе һәм төбәк   татарларының милли-мәдәни автономиясе башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары һәм «Татарларның тарихи язмышы» китабы авторы Аблязов Камил Алим улы һәм күп еллар дәвамында әлеге балалар бакчасын җитәкләгән педагог, күпләргә үрнәк булырлык кеше Мингалиева Хәтирә Умяр кызы да зур ярдәм күрсәттеләр.

Бакчаны финанслау — тулысынча шәһәр хакимияте карамагында. Берникадәр вакыт попечительләр советы ярдәм итте. Шулай ук безнең бакчага Россия президенты советнигы Вячеслав Викторович Володин нык булыша. Тумышы белән Саратовтан булган сәясәт эшлеклесе туган җирен онытмый. Күп балалы укытучы гаиләсендә үскән якташыбыз мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар төзетә, шәһәребезгә һәрдаим булышып тора, — дип сөйли «Чишмә»нең бүгенге җитәкчесе Римма Камиловна Абдульмянова.

Ул үзе тумышы белән Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районыннан. 2000 — 2008 елларда Карамалы авылы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Мәктәпне япканнан соң, язмыш җилләре аны Саратовка илтә. Шулай итеп, ул 2007 елдан 2017 елга кадәр «Чишмә»дә өлкән тәрбияче булып эшли. Аннан соң, Хәтирә ханым, лаеклы ялга китәр вакыты җиткәч, Римманы үз урынына калдыра.

– Балалар бакчасы эшендә татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү өстенлекле юнәлеш булып тора. Оешманың бөтен эше, татар халкының иң күркәм гореф-гадәтләренә таянып, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә нигезләнә. Кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү аша без Россиягә мәхәббәт тәрбиялибез. Анага мәхәббәт тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә. Шулай ук без балаларда туганнарыбызга, күршеләребезгә, дусларыбызга, бигрәк тә татар халкының милли үзенчәлеге булган олыларга карата хөрмәт хисе тәрбиялибез. Балаларны мөселманнар һәм христианнар тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру процессында без аларга толерантлык салырга тырышабыз.

Ел саен безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм фестивальләрдә катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керәләр, дип сөйли Римма Камиловна.

– Сезнең бакчада бары тик татарлар гына эшлиме? Алар татар телен беләләрме?

– Әйе, 26 хезмәткәребезнең барысы да — татарлар. Хәтта вахтерыбыз һәм урам җыештыручыбыз да — татар милләтеннән. Башка милләтләр арасында яшәп, туган телебездә аралашырга сусаган якташларым өчен безнең бакча бер сихри утрау кебек. Эшкә килгәч, без үзара бары тик татарча гына сөйләшәбез. Безнең өчен бу — зур бәхет.

– Балалар бакчасы муниципаль булгач, ашау ягы ничегрәк, хәләл ризык кулланырга рөхсәт ителәме?

– Аллаһыга шөкер, безнең балалар хәләл ризык белән тукланалар. Бу мәсьәләне хәл итүдә дә шәһәр администрациясе бик нык ярдәм итте. Башка бакчаларда балалар сосискалар ашаганда, безнекеләр рәхәтләнеп хәләл сыер ите ашыйлар.

– Бакчага татар балалары гына йөриме? Бакча шәһәр карамагында булганлыктан, электрон чиратлар, территориаль бәйләнеш тә бардыр бит?

— «Чишмә» ачылган гына елларда анда гел татар балалары гына кабул ителә иде. Хәзер катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да шактый. Аннан соң, бездә хәләл туклану булганга, мөселман динендә булган башка милләт кешеләре дә балаларын безнең бакчага бирәләр. Шулай ук безнең бакчада тәртип тә, чисталык та югары дәрәҗәдә оештырылган. Шуңа күрә безгә балалар шәһәрнең бөтен районнарыннан киләләр. Хәтта Иделнең аръягында урнашкан Энгельс шәһәреннән дә йөртүчеләр бар.

Балаларны электрон чират буенча кабул итәбез. Әмма, шәһәрдә бердәнбер милли балалар бакчасы булганлыктан, без территориаль бәйләнештән азат ителгән.

– Сезнең бакча башка мәктәпкәчә оешмалардан нәрсәсе белән аерылып тора?

– Мәгариф турындагы закон буенча, барлык дәресләр дә рус телендә уза. Ә балалар белән аралашу — татар телендә. Исәнләшү, хәл-әхвәл сорашу, ашау-эчү, киемсалым, гомумән, көнкүрештә еш кулланыла торган темаларга балалар белән татарча сөйләшәбез.

Һәр көнне, балалар төшке ашны ашап, йоклап, ял итеп алганнан соң, аларны төркемнәргә бүлеп, татар теле дәресләре уздырабыз. Анда малайлар-кызлар татарча әкиятләр тыңлыйлар, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, шагыйрьләребез, язучыларыбыз иҗаты белән танышалар.

Бакчада узган чараларның 50 проценты рус телендә узса, калган яртысы татар телендә үтә. Ел саен «Каз өмәсе», «Карга боткасы», «Сөмбелә», «Сабантуй» кебек милли бәйрәмнәребезне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә уздырабыз. Сабыйларыбыз да, ата-аналар да анда рәхәтләнеп катнашалар.

– Балалар үзара татарча сөйләшәләрме?

– Төрлесе бар. Авылча матур иттереп татарча сөйләшүче малайкызларыбыз да бар, сөйләшергә авырсынучылары да бар. Авылдан күчеп килгән балалар татарча бик иркен аралашалар. Аларның уйнаганда сөйләшкәнен тыңлап торуы үзе бер рәхәт. Ата-анасы өйдә татарча сөйләшкән балалар да сизелерлек әйбәт сөйләшәләр. Ә менә катнаш гаиләдә үскән балалар өчен туган тел авыррак бирелә. Күптән түгел генә узган Бөтендөнья татар конгрессында бик тирән мәгънәле сүзләр ишеттем: яһүдиләр башка милләт кешеләре белән гаилә корса да, балалары яһүди булып калалар, ә татарлар катнаш гаиләдә эриләр, юкка чыгалар, татарлыгын югалталар. Бу, чыннан да, шулай, кызганычка…

– Ата-аналар балалар бакчасы тормышында катнашалармы, ярдәм итәләрме?

– Безнең ата-аналар бик актив. Кар чистартырга дисеңме, язгы-көзге өмәләргә дисеңме җыелышып килеп, бөтен эшне ялт итеп эшләп куялар. Бик зур рәхмәт аларга. Шәһәребездә милли балалар бакчасы булуга алар бик шат. Шуңа күрә тору урыннары бакчадан никадәр ерак булса да, сабыйларын безгә китерәләр. «Сез бит балаларны колач җәеп каршы аласыз, аларны тәрбияләүгә бөтен җан-тәнегез белән бирелгәнсез. Без дә, монда килгәч, рәхәтләнеп туган телебездә аралашабыз», — диләр.

Чыннан да, безнең балалар бакчасы бер гаилә сыман. Безгә килгән кунаклар да, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары да аның үзенчәлеген, уникальлеген, хезмәткәрләрнең тыйнаклыгын һәм профессиональлеген билгеләп үтәләр.

– Милли балалар бакчасында салынган орлыкларны алга таба да ныгытырга, үстерергә мөмкинлек булса, бик әйбәт булыр иде…

– Әйе, килешәм. Безнең Саратовта туксанынчы еллар башыннан Советлар Союзы Герое Гаяз Рамаев исемен йөртүче татар гимназиясе эшләп килә. «Чишмә» балалар бакчасыннан чыгучыларның күбесе шунда белем алалар. Әмма, төрле сәбәпләр аркасында, башка мәктәпләрне сайлаучылар да бар. Безгә ерак дигән сәбәп атаучылар да бар. Гимназия белән балалар бакчасы янәшә урнашкан, бакчага йөртергә ерак булмаган, ә хәзер ерагайган… Аңлап бетермим андый ата-аналарны, — дип йомгаклады сүзен әңгәмәдәшем.

Чыннан да, шундый мөмкинлекләр булганда туган телне өйрәнергә теләк булмау аңлашылмый. Америка Кушма Штатларында, Япониядә, Англиядә, Австралиядә яшәүче милләттәшләребезнең берләшеп, милли бәйрәмнәр, түгәрәкләр оештыруы сокландыра. Алардагы туган телне саклау теләге күпләребезгә үрнәк булырлык.

Саратовта эшләп килүче милли муниципаль балалар бакчасы да үз эшчәнлеге белән: “Теләк булса — бар да була”, дигән гыйбарәне исбатлый, минемчә.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*