tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызлы йорт – кызыклы, бәхетле, нурлы, матур йорт…
Кызлы йорт – кызыклы, бәхетле, нурлы, матур йорт…

Кызлы йорт – кызыклы, бәхетле, нурлы, матур йорт…

Гомерем буе туган авылыма, аның кешеләренә сокланып яшим. Мин генә шундый түгелдер әле, минем кебекләр байтактыр, чөнки туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап, чит җирләргә китеп, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, бертук­таусыз социаль челтәрләрдә авылларының фотосурәтләрен куеп, яңалыклар белән уртаклашып торучылар иксез-чиксез. Шундый­ларга:

– Авыл сезнең өчен нәрсә? – дигән сорау бирсәм:

– Авыл безнең өчен бар дөнья. Ул безнең күңел түребездән бер дә чыкмый торган бер могҗиза, – дип җавап бирүчеләр шактый.

Зур Рбишчада туып-үскән, баш­калабызга китеп урнашкан, хәзерге вакытта җәй айларын туган авыл­ларында уздыручы Әхмәтҗановлар гаиләсенең уңган, батыр, җитез кыз­лары да шундыйлардан һәм бүген сүзем алар турында.

Абдулбәр абый белән Разия апаның кызларына бала чактан ук кызыга идем. Башлангыч сыйныф­ларда укып йөргәндә алар миңа авылыбызның иң матур, модадан калышмый торган кызлары кебек тоела иде. Дус кызларым белән аларга охшарга тырышып йөргән мизгелләр дә күп булды. Алар ба­рысы да Мәскәүгә китеп урнашты, гаиләләр корды. Ләкин авылыбыз­ны өзелеп яраткангадыр, һәрбересе биредә йортлар төзетеп, туган туф­рак белән элемтәне өзмәде.

“Без җиде бала үстек әнкәй-әткәй белән, тик үсмәдек иркә кочакта” дигән җыр юллары нәкъ менә бу гаиләгә атап язылган диярсең. Зин­нур, Найлә, Файлә, Фәния, Рамилә, Рауза, Хадия бүген тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән өчен әниләре белән әтиләренә чиксез рәхмәтле.

Шушы алты кызның әтиләре – безнең авылның зыялы кеше- ләренең берсе иде. Аның тормыш юлы бик күпләрнеке кебек үк кол­хоз белән бәйле, әмма бик нык үзенчәлекле. Абдулбәр Үмәр улы Әхмәтҗанов 1928 елда Мәскәү өлкәсенең Кләзмә шәһәрендә туа. Аның әтисе – Рбишча авылыннан, ә әнисе – Петрякстан. 1930 еллар­дагы репрессия вакытларында алар авылга кайтып урнашырга мәҗбүр булалар. Биредә дә авыр тормыш каршы ала үзләрен. Үмәр бабайның туганнары шәһәрдән кайткан гаиләне яңа йортка аерып чыгаралар. Озакламый аларның Рәшидә исемле кыз балалары үлә, Абдулбәр бердәнбер бала булып үсә, авылдагы җирле мәктәптә укуын дәвам итә. Шәһәрдә рус мәктәбендә яхшы укучылар рәтендә булганга күрә, татар мәктәбендә уку җиңел бирелә аңа. Мәктәптә генә түгел, авыл халкы арасында да рус телен иң яхшы белүчеләрнең бер­се була. Мәктәпне тәмамлагач, “1 Май” колхозына эшкә урнаша. 1948 елда Разия исемле авыл кызына өйләнеп, гаилә кора. 1950 елда аларның уллары Зиннур туа, ә 1952 елда урнашкан Се­вастополь шәһәренең хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Өлкән сер­жант исемен алып, күп кенә мактау грамоталары иясе булып, Ватан каршында бурычын үтәп, туган авы­лына кайта. Ул елларда заманалар авыр, көнкүреш тормыш бик күп көч таләп итә. Йорт иске, кечкенә, салкын кышта бар җиреннән җил өрә. Шушы тормышын үзгәртергә дип, Абдулбәр Мәдәнә колхозына комбайнчы булып эшкә керә, ал­дынгылар сафында була. Соңрак Рбишчага кайтып, җирле “1 Май” колхозына эшкә урнаша һәм барча гомерен шушында эшли. Гаиләсе дә ишәя, бер-бер артлы тагын биш кызы туа: Файлә, Фәния, Рамилә, Рауза, Хадия.

Абдулбәр колхозда тракторчылар бригадасының, механикларның бри­гадиры булып хезмәт куя, егерме ел партоешманы җитәкли. Җәй ай­ларында үзенең мотоциклы белән бөтен кырларны әйләнеп, халык белән аралашып, аларның җитди мәсьәләләрен тиз арада гына чи­шеп, ярдәм кулы суза ул, халык белән һәрвакыт киңәшеп, аңлашып эшли. 1963 елның 5 апрелендә Сергачта чыга торган “Ленин бай­рагы” газетасы аның турында: “Абдулбәр Әхмәтҗанов Зур Рбишча авылы “Беренче Май” колхозының комплекслы бригадасын җитәкли. Зур оештыру сәләтенә ия буларак, Абдулбәр теләсә нинди хезмәтне үтәүгә кешеләрне оештыра һәм алга илтә, артель хуҗалыгын алып баруда кыйммәтле киңәшләр һәм тәкъдимнәр кертә. Комплекслы бригадалар турында: “Хезмәтне оештыруда әйбәт форма”, – ди ул. Шуның белән бергә, идарә кол­хозларына комплекслы бригада­ларга тизрәк күчәргә тәкъдим итә”, – дип яза. Абдулбәр абый бик озак еллар буе колхоз җыелышларын алып бара, русча бик оста сөйли ул. Үзенең хезмәт дәверендә авыл­да бик күп биналарның төзелеш җитәкчесе булып тора, 1969 елда Пионерлар йорты төзелешен дә җитәкли. Шушы алтмышын­чы елларда “кукуруз эпопея”сы да безнең колхозны читләп үтми һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешүдә Абдулбәр абыйның да өлеше шактый була. 1968 елда аны Горький шәһәрендә үткән авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашырга сайлыйлар һәм анда да ул Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Озакламый кукуруз­ны шикәр чөгендере алмаштыра, барча авыл халкы шуның белән мәш килә. Илгә машина-машина чөгендер озату өчен колхозчылар бөтен гаиләләре белән көне-төне кырда булалар. Шушы елларда Абдулбәр абый чөгендерчеләр бри­гадасын да җитәкли. Ул һәрвакыт колхоз кырында, алдынгы сафта була. Аның хезмәтен дәүләт югары бәяли – ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы (1952 һәм 1971 елларда) һәм Ленин ордены (1976 елда) белән бүләкләнә. Ә инде Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары санап та бетергесез. Җаны-тәне белән колхоз, туган җире, авыл халкы өчен тырышып хезмәт иткән кеше иде Абдулбәр абый. Лае­клы ялга чыкканчы ул (1988 елга кадәр) партоешма секретаре булып эшләде, берничә чакырылыш авыл һәм район советы депутаты булып сайланды, ләкин авыр сырхау үзен 2008 елда якты дөньядан алып кит­те. Авыл халкы аны бер дә онытып куймый, һәрвакыт яхшы сүзләр белән генә искә ала. Яраткан, ты­рышып башкарган хезмәте аңа әнә шулай эшеннән канәгать булу хисе, авылдашларының хөрмәтен китергән.

Разия апа Искәндәр кызы 1928 елда шулай ук Зур Рбишча авы­лында туган. Гади крестьян гаиләсендә аның белән бергә өч кыз туганы һәм бер энесе үсә. Үсеп, буйга җиткәч, ул авыл егете Абдулбәр белән гаилә кора, го­мер буе йортта хуҗабикә булып тора. Ире белән тәртипле, акыллы, хезмәт яратучы балалар үстерә. Кызлары бер-бер артлы шәһәргә китеп урнашкач:

– Коедан су алган вакытта да балала­рыма бәхет сорый идем, – дип сөйли иде ул. Олы улы Зиннурның гаиләсе ишәйгәч, Абдулбәр абый пенсиягә чыккач, алар икесенә икенче йорт сатып алалар һәм гомерләренең соңгы минутларына кадәр шушында яшәделәр. Разия апа илле яшендә намазга басып, мәҗлесләрдә абыс- тай булып йөри иде. Аның дога кы­лып теләгән теләкләре кабул ителә торган иде. Дәүләт тарафыннан Разия апа “Герой-ана” медале белән бүләкләнгән, чөнки аның иң зур каза­нышы, иң зур байлыгы – балалары.

Кызлы йорт – кызыклы, бәхетле, нурлы, матур йорт дип әйткәннәр картлар һәм бу сүзләр Абдулбәр абый белән Разия апаның йор­тына да хас иде. Аларның алты кызының да белмәгән, хәлләреннән килмәгән эшләре юк, ир эшен дә эшлиләр, хатын- кызныкын да җиренә җиткереп башкаралар. Йортлары һәрчак үзенең чисталыгы, пөхтәлеге һәм матурлыгы белән аерылып тора иде. Алар барысы да бәхет эзләп, бер-бер артлы Мәскәү шәһәренә китеп урнаша.

– Авылда без бик авыр тормышта үстек, эшләмәгән эшебез калма­ды. Ул елларда су, газ, юллар юк иде, шуңа да яшьләрнең күбесе мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә китеп урнашты. Аннары сигезенче классны тәмамлап, калганнары­быз дә шәһәргә юл тотты. Найлә апа белән җизнәбез Максут абый бер генә дә авырсынмыйча, барча­бызны да үз куышларына сыйды­рып, аякка басарга ярдәм иттеләр, дөрес юл күрсәттеләр. Аларның йортыннын без барыбыз да кияүгә чыктык, никахларыбыз уздырыл­ды. Авылыбызның атаклы Карагат нәселенә өч кыз туган килен булып төште. Аллаһыга шөкер, барыбыз да ирләрдән уңдык, тормыш юл­ларыбызда бик акыллы, булдыклы ирләр очратып, гомер итәбез. Мин уналты яшендә кияүгә чыктым. Әти: “Бу кызым бит әлдә үзе дә бала, тора алырмы икән”, – дип алдан ук бик кайгырып куйган иде. Мин әтигә: “Әти! Аллаһы кушса, мин бик бәхетле булырмын! Сезнең йөзегезгә бер­кайчан да кызыллык китермәмен!” – дип хат язган идем. Аллаһыга шөкер, шулай булып та чыкты.

Мәскәү шәһәрендә яшәр өчен, һәр көн тормыш өчен көрәшеп, көч табып торырга кирәк. Ул үзе резин капчыгы кебек булса да, көчле, ты­рыш, эш сөюче кешеләрне ярата. Ә үз юлыңны анда табу бик кыен. Ләкин синең алдыңда юл күрсәтүче булса, хәлең җиңеләеп китә. Олы апаларыбыз безне тормыш то­рырга өйрәтте. Икенче кыз туга­ныбыз Файлә ул елларда безнең гаиләдә беренчеләрдән булып, “сәүдәгәрләр” (бизнес) юлына басты. Сату-алу эше татарның канында ул, алты туган бер сүздә, бер юлда бу­лып, бер-беребездән көнләшмичә, сәүдә белән шөгыльләнә башла­дык. Аннан Польшадан товар ташу, аны базарда сату заманнары тотын­ды. Сәгать дүрттән торып, базарга барып, сату эше белән көн күрдек. Акчабызны да сарыф итәргә ты­рышмадык. Файлә апабыз авыл­да беренчеләрдән булып, 1987 елда ике катлы йорт салды. Моңа әтиебез бик шатланды, чөнки ул үзе дә 1974 елда кызыл кирпечтән йорт төзегән иде. Апабыздан күреп, калганнарыбыз да йортлар бул­дырды. Бүгенгесе көндә, Аллаһыга шөкер, барчабызның да туган авы­лыбызда үз йорты. Рәхәтләнеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылып, туган җиребездә җәйлибез. Мин үз гаиләмнең тырышлыгы белән әти йортына яңа таш өй салдым. Йор­тыбыз авылның уртасында, бик матур җирдә урнашкан. Кайчан әтинең сүзләрен исемә төшерәм, бервакыт мин анардан: “Әти! Улың бер генә, алты кыз, бәлки үкенә дә торгансыңдыр?” – дип сораган идем. Ә ул миңа: “Кит, кызым, минем алай бер дә уйлаганым юк! Минем кыз­ларым малайлардан да артык”, – дип куя иде. Шушы сүзләр өчен мин әти-әнием һәм туганнарым белән горурланып яшәдем. Безнең олы туганыбыз Зиннур авылда төпләнеп калды, әти белән әнинең терәге булып яшәде. Кызганычка, анарга бәхетле картлык язмаган – гомеренең иң матур чагында ва­фат булды. Аның хатыны – безнең җигәбез Рауза апаны илле ике ел буе үз туганыбыз кебек күрәбез. Ул безне авылга кайткан вакытта ачык йөз белән каршы ала, йорт­ларыбызга күз-колак булып тора, без анарга барысы өчен дә бик рәхмәтле.

Әти белән әнинең сүзләреннән үзебез генә түгел, балаларыбыз да чыкмады. Без, җиде туганның, унту­гыз баласы, егермедән артык оны­гы бар. Әти исән чакта оныкларын бездән дә күбрәк тәртипкә, хезмәт яратып үсәргә өйрәтә иде. Аллаһыга шөкер, бүгенгесе көндә балалары­быз да тормышта үз юлларын тапты, ахыры да хәерле булсын!

Кая барсам да, “Сез кайсы авыл­ныкы?” – дип сорасалар, горурла­нып: “Рбишчаныкы!” – дип җавап кайтарам. Шушы җавабымны ярат­маучылар да бар, кайчак: “сездә бит Санта-Барбара!” – дип кыерсы­тырга телиләр. Ләкин мин беркайчан да авылымны кыерсытырга бирмим, гел мактап торам, социаль челтәр ашамы, ят урында булсамы, аны яратып сөйлим. Әйе, авылымның мактарлыгы бар. Без барыбыз да авылыбызны бик яратабыз. Көз айларында Мәскәүгә кайткач ук, яңадан туган якка җыенырга тотына­быз. Апрель аенда, шәриф рамазан вакытында, авылга төшеп, тәравих намазына йөрибез, әти-әнинең рухына дога кылып, кунаклар ча­кырабыз. Авылыбызның тормышы белән кызыксынып, җәй айларында биредә уздырыла торган бер генә бәйрәмгә дә битараф калмыйча, көннәребезне үткәрәбез.

Ләкин авылда яшьләр калмый бара, мәктәпне тәмамлагач, күбесе зур шәһәрләргә юл тота. Шушы ба­лаларны чын күңелемнән жәллим. Без авылның авыр тормышыннан качтык, ә хәзерге яшьләр ике кат­лы йортлардан, яхшы тормыштан китеп бара. Авылда эш юклыгы харап итә шул үзләрен. Ләкин кая гына яшәсәләр дә, тәртипле, тырыш, тыңлаучан булсыннар, – дип сөйләде Әхмәтҗановларның өченче кызлары Фәния апа.

Амин! Шулай булсын!

Фәния апа һәм Файлә апа белән әңгәмәбез бик тиз арада үтеп китте. Юкка гына әйтмиләр бит: “Кызлы йортта фәрештә, ярдәм бирә һәр эштә. Кызлы йорт ул кояшлы, бар эшләре дә көйле”, – дип. Шушын­дый кешеләр кая гына яшәсәләр дә, аларның йортлары бәхетле һәм бәрәкәтле. Шулардан аерма­сын иде Ходаем беребезне дә.

Әлфия Мөхәммәтҗанова

Зур Рбишча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*