Мөселман кешесенең бурычы – вөҗданын саклап, ислам дине кушканча яшәү, гөнаһлардан ерак тору, саваплы эшләр башкару. Дөньяга килүебезнең мәгънәсе дә шул бит.
Самара өлкәсе Похвистнево районының Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә йөрүче актив картларыбызның берсе – Минрасих Хафиз улы Абушманов. Ул бик актив кеше. 2008 елда ук Мәккәгә барып, Аллаһы каршындагы иң олуг бурычын үтәп кайтты. Мәчеткә көн дә килеп Коръән китабын алып укый, көн саен дини белемен арттыра. Минрасих ага даими: “Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык! Кешеләр белән дусларча мөгамәләдә, әхлаклы бул. Гөнаһка керә калсаң, Аллаһы ярлыкавын сора, саваплы эшләр кыл”, – ди.
Кызганычка, безнең мәчет картлары картаеп киләләр, ә яшьләр дингә бик авыр тартылалар, бу безне бик тә борчый. Минрасих бабайга быел 87 яшь тулды инде. Ул безнең авыл мәктәбен 1952 елда тәмамлаган. 1953 – 1954 елларда колхозда, трактор бригадасында эшләгән, 1955 елда армиягә алынган. Балаклава шәһәрендә водолаз-глубоководникка укып чыккан һәм 1959 елга кадәр хезмәт иткән, армиядә тагын күп һөнәрләргә өйрәнгән.
Авылга кайткач, заготконторага урнаша. Ул шушы бер урында 1996 елга кадәр эшләде, тырыш хезмәте өчен күп бүләкләр белән бүләкләнде – “За трудовую доблесть” медале, күпсанлы дипломнары һәм Мактау грамоталарын санап бетерерлек түгел.
Минрасих Хафиз улы 1960 елда Разия исемле матур кызга өйләнә, бер малай һәм өч кыз үстерәләр, укыталар. Балалары барысы да, югары белем алып, дәрәҗәле эшләрдә эшлиләр, үз гаиләләрен корып, матур гына гомер итәләр. Уллары Рәшит күрше совхозда бүлек рәисе булып эшләде. Уңган, эшчән, укымышлы кеше булганга, зур дәрәҗәләргә иреште. Кызлары Наилә, Раилә, Фатыйма да шулай ук тырышып эшләделәр, әби белән бабайга лаеклы оныклар бүләк иттеләр. Минрасих ага һәм Разия апа балаларының кечкенәдән әдәпле-әхлаклы булып үсүләренә зур игътибар бирәләр иде.
Коръән китабының бик күп аятьләрендә үзеңне тәрбияләп үстергән кешеләргә карата рәхмәтле булып, картлык көннәрендә аларны тәрбияләргә кушылган. Аллага шөкер, Абушмановларның балалары шәфкатьле, ярдәмнәреннән калдырмыйлар. Кызганычка, Разия апа гына иртәрәк бакыйлыкка күчте шул, Минрасих ага хәзер берүзе яши. Балалары гел булышып торалар, ашарына ни кирәген хәстәрләп, пешереп-әзерләп китәләр.
Адәм баласына гомерендә төрле чорлар кичерергә туры килә. Расих ага да олыгая бара, күзләре начар күрә, колаклары ишетми башлады, ә шулай да чамалы гына сөйли, өйрәнгән догаларын онытмый, яшьләрне дингә өнди. Һәрвакыт: “Намазыгызны укыгыз, яхшы ният белән эшкә алыныгыз, яманлыктан тыелыгыз, сабыр булыгыз”, – дип кабатлый.
Расих агага исәнлек-саулык телибез, безнең мәхәлләдә ул үрнәк аксакалларның берсе – милләтебезнең өмете, ислам дине кушканча яшәү рәвешенә рухландыручы мөхтәрәм кешебез.
Йә, Раббым, һәркайсыбызга бу дөньядан тулы иман, калби сәлим белән китәргә насыйп итсәң иде.
Фотода: сулдан уңга – Минрасих Абушманов, имам Галиулла Мамышев, моряк Дамир ага Моратов һәм арттагы рәттә – Шамил Мамышев.
Кызганычка, мәхәлләбездә 12 ел мөәзин вазифасын үтәп килгән Дамир ага быел вафат булды, урынысы җәннәттә булсын иде.
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы