tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәгә багышланган спектакль күрсәттеләр
Казанда кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәгә багышланган спектакль күрсәттеләр

Казанда кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәгә багышланган спектакль күрсәттеләр

Т. Миңнуллин исемендәге Татар Дәүләт драма театры Р. Зәйдулла пьесасы буенча куелган “Нәгыймә” спектаклен Казан тамашачысына тәкъдим итте. Алар аны башкаланың “Московский” мәдәният үзәге сәхнәсендә уйнадылар. Спектакль башланыр алдыннан залга җыелучы халык каршында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, шулай ук Кукмарадан килгән вәкилләр чыгыш ясады.

Танылган кыргыз һәм рус язучысы Чынгыз Айтматовның тәнендә татар каны да тама. Әнисе Нәгыймәнең әби-бабалары Кукмара районыннан. Шактый катлаулы һәм гыйбрәтле язмышка ия ханым. Нәгыймә апа зыялылыгы, укымышлы булуы белән аерылып торган. Балаларын да шулай ук тәрбияләгән. Чынгыз Айтматовның татар халкына булган хөрмәте дә, иң беренче чиратта, әнисеннән күчкән мәхәббәт. Язучы үз әсәрләрендә бик еш кына Ана образын сурәтли. Ул әниләрнең олы йөрәкле, көчле зат булуын нәкъ менә үз әнисенең сыйфатларын күзалдында тотып яза.  Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган “Нәгыймә” спектаклендә дә Т. Миңнуллин исемендәге Татар Дәүләт драма театры режиссеры Рөстәм Галиев әлеге сыйфатларны тамашачыга җиткерә алган.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин тамашачыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләп, театр коллективына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*