tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры Михаил Грязнов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фондының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Албогачиев Магомедбашир катнашты.

Биредә киләчәктә Бөтендөнья татар конгрессы белән Фонд арасында хезмәттәшлек итү юллары турында сөйләштеләр. Шулай ук Васил Шәйхразыев Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директорына яңа вазыйфасында уңышлар теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*