tatruen
Баш бит / Слайдер / Апас урта мәктәбенә кыю Ил уллары килде
Апас урта мәктәбенә кыю Ил уллары килде

Апас урта мәктәбенә кыю Ил уллары килде

Апас урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган чара узды.Чараны Айдар Хәбибуллин җитәкчелегендәге 9Б классы укучылары һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Марсель Хикмәтов оештырды.

Кичәдә район хәрби комиссар урынбасары Илсур Гатиятуллин, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының Апас районы буенча координаторы Гөлназ Фәхретдинова, хәрби хәрәкәт ветераннарының координацион советы рәисе, сугыш хәрәкәтләре ветераны Фәнис Зәйнуллин, ветеран чик сакчылары – Камалиев Рамил, Сәйфетдинов Хәмис, Хәертдинов Фирдүс, Әфганстан сугыш хәрәкәтләре ветераны Гыйльметдинов, чик сакчылары берлеге рәисе Альберт Гыйсматуллин, Украинада махсус хәрби операция ветераны Хисамов Марат һәм Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы, безнең мәктәпне тәмамлаучы Заһидуллин Ранис катнашты.

Концерт номерлары, видеороликлар белән үрелеп барган кичәдә кунаклар үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр, балаларга яхшы киңәшләр бирделәр, аларны Ватанның чын патриотлары булырга чакырдылар.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*