Башкортстанның Салават районы Лаклы авылында тантаналы рәвештә йола йорты ачылды. Аны булдыруга күп көч салган Рәзилә Галиәскарова әйтүенчә, бу эшкә бөтен авылның көче кергән – кемдер акчалата ярдәм итсә, башкалар сандык төбендәге иң кадерле ядкарьләрен – әби-бабаларыннан калган чигүле сөлгеләр, сиртмәле бишек, борынгы китаплар һәм хәтта коръән китабын да алып килгәннәр.
⠀
Йола йортының максаты – авыл халкына сөхбәт корыр өчен урын булу, үсеп килгән яшь буынга милләтебезнең борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны тапшыру.
⠀
Тантаналы ачылыштан соң, килгән кунакларга һәм урындагы халыкка Лаклы һәм күрше авыл үзешмәкәрләре көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты тәкъдим ителде.
Гөлшат Сафина
Башкортстан