tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә “Таң йолдызы” фестивале узды
Төмән өлкәсендә “Таң йолдызы” фестивале узды

Төмән өлкәсендә “Таң йолдызы” фестивале узды

Төмән өлкәсендә узып барган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында төрки телле халыкларның XXXII«Таң йолдызы» һәм XIII“Халык сәнгате” үзешчән сәнгать осталары бәйгесе Тубыл шәһәрендә узды. 15 нче мәктәпнең сәхнәсеннән 200дән артык катнашучылар чыгыш ясадылар. Тубыл шәһәре һәм районыннан, Вагай, Уват районнарыннан килгән укучыларны, үзешчән артистларны өлкә милли мәдәни автономия рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина Төмән өлкәсе хөкүмәте, өлкә милләтләр комитеты исеменнән котлады. Шәһәр Дума депутаты, 15нче мәктәп җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин фестиваль кунакларын, укучыларны, чараны оештыручыларны “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” фестивале белән котлап уңышлы чыгышлар теләде.

Тубыл шәһәре мәктәпләреннән, балалар бакчалырыннан, мәдәният үзәкләреннән, район мәктәпләреннән килгән төрле яшьтәге катнашучылар төрки халкылар мәдәниятен, телен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен, татар мәдәниятенең күпкырлы булганын, бөтен матурлыгын чыгышларында күрсәттеләр. Тамашачыларның күңел түрләренә үтеп керерлек итеп шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, жюри әгъзаларының игътибарын яулады нәни артистлар.

Һәр чыгыш мактауга лаек булды. Катнашучылар дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр. Иң яхшыларына Төмән шәһәрендә узачак Гала концертта катнашырга тәкъдим бирелде. Шигырь сөйләүчеләрнең күпчелеге Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин иҗатыннан шигырьләр сөйләделәр. Җирле авторлардан Галия Абайдуллинаның, Сөнгатулла Бекенинның шигыре яңгырады.

Халкыбыз элек-электән кул эшләре сәнгате белән шөгыльләнгәннәр. Фестиваль кысаларында кул эшләре осталарының күргәзмәсен оештыру традициягә кертелде. Татар мәдәниятен, халык традицияләрен саклауда, популярлаштыруда зур өлеш керткән кул эшләре осталары милли орнаментлы савыт, бизәнү әйберләрен күрсәттеләр, милли темага рәсемнәр тәкъдим ителде.

Жюри әгъзасы Мәүлидә Хәйруллина:”Буыннан–буынга күчеп килгән, әби-бабаларыбыздан калдырылган моңлы халык җырлары яңгырамады. Халык җырларында безнең тарих бит. “Халык сәнгате”ндә яңгырасын иде халык җырлары. Нигездә замана, авторлар язылган җырларны тыңладык. Репертуарларына халык җырларын кертсеннәр иде,”-дип фикерләре белән уртаклашты.

Жюри әгъзасы Вилдан Якупов:”Татар җыр һәм бию ансамбльләргә татарча исем бирергә кирәк. Күп районнарда, татар авылларда булдык. Татарча җырлаучы вокал төркемнәре русча атала. Бу күренеш дөрес түгел дип уйлыйм. 15нче мәктәптә үткән фестивальдә төрки халыкларның мәдәниятен саклауга, үстерүгә зур өлеш керткән һәр катнашучыга рәхмәтләребезне юллыйбыз, иҗат уңышлары телибез. Һәр чыгыш ясаучы мактауга лаек.

Иң яхшылары Төмән шәһәрендә узачак концертта катнашачаклар. Беренче урыннарга лаек булган Эмилия Абайдуллина, Айгөл Арипова, вокал ансамбле “Сүзге” (җитәкчесе Нәҗия Хәкимова) чыгышлары, Ләйлә Насыйбуллина, Самирә Вагапова(җитәкчеләре Банисә Ниязова) һ.б җыр, бию ансамбльләр күңелләребездә якты, матур хатирәләр калдырды. Катнашучыларның һәммәсе җылы сүзләргә лаек булды. Талантларны барлаган иҗат фестивалендә катнашып җиңү яулаган Тубыл шәһәре һәм районның иң яхшы коллективлары һәм солистлары, балалар ансамбльләре, ветераннар ансамбльләре Төмән шәһәрендә чыгыш ясарлар дип уйлым. Безнең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблен дә тәкъдим итәр идем,”-диде..

Рухи мирасыбызны саклап калуда үзләренең өлешен керткән, җырлары, биюләре белән сөендерүче Тубыл шәһәре һәм районның иң яхшы коллективлары киләчәктә дә озак еллар сәхнәләрдә балкып торсыннар. Нәфис сүз осталарына, шигырь сөйләүчеләргә, җырчыларга, биючеләргә зур үрләр яуларга язсын.

Талантларны барлаган иҗат фестивалендә катнашып җиңү яулаган балалар һәм ветераннар ансамбльләрен котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез..

                                           Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*