tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаклы авылында йола йорты ачылды
Лаклы авылында йола йорты ачылды

Лаклы авылында йола йорты ачылды

Башкортстанның Салават районы Лаклы авылында тантаналы рәвештә йола йорты ачылды. Аны булдыруга күп көч салган Рәзилә Галиәскарова әйтүенчә, бу эшкә бөтен авылның көче кергән – кемдер акчалата ярдәм итсә, башкалар сандык төбендәге иң кадерле ядкарьләрен – әби-бабаларыннан калган чигүле сөлгеләр, сиртмәле бишек, борынгы китаплар һәм хәтта коръән китабын да алып килгәннәр.

Йола йортының максаты – авыл халкына сөхбәт корыр өчен урын булу, үсеп килгән яшь буынга милләтебезнең борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны тапшыру.

Тантаналы ачылыштан соң, килгән кунакларга һәм урындагы халыкка  Лаклы һәм күрше авыл үзешмәкәрләре көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты тәкъдим ителде.

Гөлшат Сафина

Башкортстан

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*