tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленария Мөслимова: Татар телен үстерер өчен аны һәрдаим кулланырга кирәк
Ленария Мөслимова: Татар телен үстерер өчен аны һәрдаим кулланырга кирәк

Ленария Мөслимова: Татар телен үстерер өчен аны һәрдаим кулланырга кирәк

«Акыл фабрикасы» форумында төрле өлкәләр буенча татар телле мәйданчыклар кирәклеге турында Ленария Мөслимова сөйләде.

«Акыл фабрикасы» форумының «Заманча мәгариф» модулендә татар телен куллану проблемаларын да күтәрделәр. «Татар телен үстерәбез дисәк, аны һәрдаим кулланырга кирәк», — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

Аның сүзәренчә, татар дөньясы ул мәдәнияткә генә кайтып калмый. «Татар теле ул шигърият кенә түгел. Ул экология да, финанс грамоталылыгы да. Шушы юнәлешләрдә татар телендә мәйданчыклар булдыру мөһим һәм кирәк», — дип сөйләде ул.

«Акыл фабрикасы» форумы лекцияләре онлайн форматта да күрсәтелә. Ленария Мөслим татар мәгарифе цифрлаштыру ягына атлый дип саный. «Бу лекцияләр „Универ.татар“ сайтында сакланачак. Президентыбыз киләсе елны цифрлаштыру елы дип игълан итте. Шул рәвешле, без дә татар мәгарифен цифрлаштыру ягына атлыйбыз», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*