tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа татар җыры” конкурсына гаризалар кабул ителүгә санаулы көннәр кала
“Яңа татар җыры” конкурсына гаризалар кабул ителүгә санаулы көннәр кала

“Яңа татар җыры” конкурсына гаризалар кабул ителүгә санаулы көннәр кала

Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды, милли моңны саклап, татар җыры сәнгатендә яңа офыклар ачуны дәвам итәргә тели. Шул максаттан икенче “Яңа татар җыры” конкурсын игълан иткән иде. Гаризалар кабул итү 20 ноябрьга кадәр дәвам итә.

Конкурсның максаты: татар эстрадасын камилләштерү, татар җырчыларының репертуарын баету, яңа заман авторларын таныту, киләчәк буыннарга сыйфатлы иҗади мирас калдыру. Бу иҗади юлда яшь чикләве дә, география чикләве дә юк.

Конкурс Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Гомуми приз фонды – 2.000.000 сум.

Конкурс ике номинациядә үтә:

– «Иң яхшы татар җыры»,
– «Иң яхшы балалар җыры».

Бәйге шартлары белән тулырак vagapovfest.ru сайтында таныша аласыз.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*