tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида “Татар йорты” территориясен тәртипкә китерү буенча өмә уздырдылар
Ульяновскида “Татар йорты” территориясен тәртипкә китерү буенча өмә уздырдылар

Ульяновскида “Татар йорты” территориясен тәртипкә китерү буенча өмә уздырдылар

Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мөселман мәхәлләсе – мәчет, пандемиягә дә карамастан, актив тормыш белән яши.

Мәхәлләдә мөселман кардәшләребез биш вакыт намаз укыйлар, шулай ук дин дәресләре һәм төрле мәҗлесләр үткәрелә. Ә янәшәдә генә урнашкан “Татар йорты” көн саен экскурсиягә килүчеләрне кабул итә.

Шушы көннәрдә генә җирле автономия һәм мәхәллә активистлары мәчет һәм “Татар йорты” территориясен тәртипкә китерү, җыештыру, төзекләндерү буенча өмә уздырдылар.

“Чираттагы өмәдә ике дистәгә якын кеше катнашты. Алар һәммәсе дә изге эшкә үз өлешен кертергә тырышты. Чүп-чарны төяп озатырга машина биргән өчен танылган эшмәкәр Исмагиль Нургали улы Габуновка олы рәхмәтебезне белдерәбез”,- ди мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов.

Өмәдә катнашучылар мәчеттә җәмәгать белән намаз укыганнан соң, шифалы вә сихәтле корбан ашы белән сыйландылар.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*