tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гыйльмурый әбинең исеме тарихка керәчәк
Гыйльмурый әбинең исеме  тарихка керәчәк

Гыйльмурый әбинең исеме тарихка керәчәк

Халык санын алуның соңгы көннәрендә Бөгелмәдә  яшәүчеләр тагын бер җанга кимеде: Гыйльмурый әби Гафиятуллина бакыйлыкка күчте. Аны соңгы юлга якыннары, туганнары, оныклары хөрмәтләп озаттылар. 103 яшьлек Гыйльмурый әбине җир куенына салу  яшен яшәгән, ашын ашаган өлкән шәхес белән хушлашу гына була алмый. Аның белән бергә илебезнең һәм халкыбыз тарихы битләре дә туфракка күмелергә тиеш түгел.

Бу гаҗәеп фидакарь  шәхес үзенең озын гомерендә мәңге онытылмаслык вакыйгаларда катнашкан. Гади татар хатынының тетрәндергеч язмышын кичергән бу  затка багышларган шигырь-хикәяләр, кинофильмнар, спектакльләр, рәссам-скульпторларның әсәрләре мөгаен  киләчәктә иҗат ителер. Аның язмышын өйрәнү, күргән-белгәннәрен сорашу  мәшәкате  алдагы көннәргә, киләчәк буынның зирәк эзтабарларына кала.

Хәер, гаҗәеп гади, ихлас холыклы Гыйльмурый әби үзенең бөек тарихта катнашкан , риваятькә ошаш язмышлы кеше булуын  чамаламагандыр. Ә бәлки күргәннәрен, кичергәннәрен, шатлану-сызлануларын  башкаларга сиздерергә, күрсәтергә теләмәгәндер.

Аның ире Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин 1939 елда гаиләсен  авылда калдырып,  фин сугышында барып исән кайта. Кырык беренче елда фронтка китеп, тагы өч елга якын ут эчендә йөрегәннән соң, 1944 елның 13 гыйнварында хәзерге Псков өлкәсе Овсище авылы өчен барган каты сугышта гитлерчыларның  пулеметын күкрәге белән  каплый. Фронтташларны яу кырында кырында печән кебек тураучы ут өермәсенә каршы чыгып, үзен корбан итәргә аңа беркем дә фәрман бирмәгән.  Пулеметны томаларга, дошманны юк итәргә алынган Газинур сугыш кырында үзен аямый, гомерен корбан итә, якыннарын мәңгелек кайгыга сала…

Яшь кенә килеш  3 бала белән тол калган Гыйльмурыйның бу турыда ниләр уйлаганын да хәзер беркем дә әйтә алмас. Газиз ире, шул өч баланың атасы Газинурга Советлар Союзы Герое исеме бирелү аның йөрәк сызлауларын баса алмагандыр. Орденнар, алтын йолдызлар түгел, ирем генә кайтсын иде, дип уфтандымы икән ул? Мондый кичерешләрен сиздермәгән Гыйльмурый. Бу турыда иркенләп сөйли торган заман  булмаган ул чакта.

Каһарман шәхес Газинур Гафиятуллин 1913 елның 13 гыйнварында Шөгер районының (хәзерге Лениногорск) Сугышлы авылында туган. Аларның гаиләсе бик авыр тормышта яшәгән. Газинур туганда әтисе Гафиятулла патша армиясендә хезмәттә булган. Аннан имгәнеп, сәламәтлеген какшатып кайткан. Газинурга алты яшь тулганда әнисе вафат була. Гафиятулла кечкенә улын ияртеп, төрле авылларда көтү көтеп көн күрә

30нчы елларда авыл кешеләре күрше Бөгелмә районына күченә башлый: анда яңа “Красногвардеец” колхозы оеша. Гафиятулла абзый гаиләсе дә шул якларга чыгып китә. Алар килеп төпләнгән авыл да хәзер Сугышлы дип атала. Газинур авылдагы башка егетләр белән бергә урман кисә, юл төзелешендә катнаша, колхозда ат карый. Әтисе озак еллар янгын сүндерүче булып эшли, улы да аңа ярдәм итә. Газинур кайнар ут ялкыннарыннан колхоз милкен һәм кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм иткән диләр.

Гыйльмури әби дә тумышы белән Шөгер якларыннан. Аның да балачагы җиңел булмаган, ул үги әти белән үскән.

Иртә өзелгән гомерләр күп. Фашист пулеметын гәүдәсе белән томалаганда   Александр Матросовка (Шакирҗан Мөхәммәтҗановка)  19 яшь була. Башкортостанның Учалы районыныда туган  егет  балалар йортында үскән, сугышка киткәндә  гаиләсе, якыннары табылмаган. Өч бала атасы Газинур Гафиятуллинның гомере өзелгәндә аңа 31 яшь була. Аны Калинин  өлкәсе Новосокольнический районы Екимово авылында  җирлиләр.  1944 елның июнендә Газинур Гафиятуллинга (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1963 елда аның җәсәден Псков өлкәсенең Великие Луки районы Иваново авылындагы туганнар каберлегенә күчерәләр.

Аның каһарманлыгы онытылмый. 1963 елдан Бөгелмә районының Сугышлы авылында Газинур Гафиятуллин музей-йорты эшли. Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә, шулай ук Сугышлы авылында Газинур Гафиятуллинга һәйкәлләр куелды. Батырның исеме Бөгелмәдәге, Әлмәттәге, Лениногорскидагы, Кукмарадагы  урамнарга бирелгән.

Татар әдәбиятының классик язучысы Габдрахман Әбсәләмовның “Газинур” романы  1953 елда дөнья күрә. Бу әсәр берничә тапкыр аерым китап булып чыга, журналларда басыла. Әлбәттә, матбугатта, әдәбиятта   каһарманлык, батырларча һәлак булу  күренешләре тасвирлана. Гадәти тормыш, легендага әверелгән шәхесләрнең гаиләсе, якыннары җәмәгатьчлек игътибарыннан читтәрәк кала.

Еллар үткән саен атаклы шәхесләрнең якыннарына кызыксыну арта. Күп еллар дәвамында Газинур Гафиятуллинн гаиләсенең тормышы нинди булган соң? Моны белешү хәзер җиңел түгел.  Ире һәлак булганнан соң каһарманның хатыны Гыйльмурый 77 ел дәвамында  Сугышлы авылында һәм Бөгелмәдә, Азнакайда  гомер кичерә.

Аларның гаилә тормышы нибары 5-6 ел гына дәвам иткән. Газинур  белән Гыйльмурый моннан 87  ел элек – 1934 елда өйләнешәләр. Бу вакытта Гыйльмурыйга 16 яшь тә тулмаган була. Гыйльмурый белән Газинур Гафиятуллиннарның өч баласы туа: олы кызлары Сәмига, уллары Мөдәррис һәм төпчекләре — Әнвәр абый. Ул  Газинур фронтка китеп, ун көн үткәч дөньяга килә. Алай гына да түгел, 3 бала белән ялгыз калган, әле үзе дә яп-яшь булган Гыйльмурый, апасының ятим калган ике баласын һәм эвакуацияләнгән 2 баланы тәрбиягә ала.Хәзер, күп еллар үткәч, аның күп санлы оныклары, кызлары, кардәшләре калган.

Киләчәктә бу гаиләнең тормышы, Гыйльмурый ханымның балалар үстерүе, аның башыннан үткән кайгы-шатлыклар тарихта һәм мәгълумат чараларында, сәнгать әсәрләрендә чагылыш табар. Ләкин, ни кызганыч, документаль фильмнарда, телевидение экранында бу искиткеч шәхесләрнең иң төгәл сурәтен күреп булмас. Газинур һәм Гыйльмурый образы тарихта риваять, гади татар кешеләре язмышы буларак милллионарның күз алдында торыр. Әгәр дә бу хакыйкатьне, халык язмышының  мизгелләрен замандашларга, яшь буынга җиткерә алсак. Газинур да, Гыйльмурый да Ватаныбыз, республикабыз, татар халкы тарихында, күңел түрләрендә сакланырга тиеш.

 

                                                                                                       Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*