Мамадыш мәдрәсәсендә ял көнендә балаларга өстәмә белем бирелә. Кырыклап шәкерткә тәҗвид, Коръән, пәйгамбәрләр тарихы, гакыйдә, фикһ, фонетика кебек предметлар өйрәтелә.
Күренекле татар дин галиме Ризаэтдин Фәхретдин: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, “…бала тәрбияләүне бишектән үк башларга кирәк”, – дип саный. Ул үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында тәрбияле баланың җәмгыять өчен нинди байлык икәнен күрсәтеп болай дип яза: “…Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр”, – ди.