tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск татар мәдәният үзәгендә “Үрнәк татар гаиләсе-2022” бәйгесе узды
Ульяновск татар мәдәният үзәгендә “Үрнәк татар гаиләсе-2022” бәйгесе узды

Ульяновск татар мәдәният үзәгендә “Үрнәк татар гаиләсе-2022” бәйгесе узды

Ульяновск татар мәдәният үзәгендә «Аналар көне» уңаеннан ел саен уздырыла торган «Үрнәк татар гаиләсе-2022» дигән өлкә конкурсына йомгак ясалды. Ел дәвамында анда 30 дан артык гаилә катнашты.

Өлкәнең “Өмет” газетасы һәм Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды оештырган бу бәйгедә быел Чардаклы, Инза һәм Чынлы районнарыннан, Ульяновск шәһәреннән 5 гаилә җиңүче дип табылды.

50, 55 һәм 60 ел бергә гомер иткән матур парларны Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия «Татар гаиләсе» Фонды директоры Миләүшә Гайфуллина котлады һәм бүләкләр тапшырды. Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех кунакларга халкыбызның ин матур популяр жырларын бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*