tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш мәдрәсәсендә балаларга өстәмә белем бирелә
Мамадыш мәдрәсәсендә балаларга өстәмә белем бирелә

Мамадыш мәдрәсәсендә балаларга өстәмә белем бирелә

Мамадыш мәдрәсәсендә ял көнендә балаларга өстәмә белем бирелә. Кырыклап шәкерткә тәҗвид, Коръән, пәйгамбәрләр тарихы, гакыйдә, фикһ, фонетика кебек предметлар өйрәтелә.

Күренекле татар дин галиме Ризаэтдин Фәхретдин: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, “…бала тәрбияләүне бишектән үк башларга кирәк”, – дип саный. Ул үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында тәрбияле баланың җәмгыять өчен нинди байлык икәнен күрсәтеп болай дип яза: “…Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр”, – ди.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*