«Казан ярминкәсе» территориясендә урнашкан тарихи паркта «Россия – минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә» дип аталган күргәзмә ачылды.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татарлар Ватанга хезмәттә» күргәзмәсен карап чыккач, үз халкы белән тагын бер тапкыр горурлану хисе кичергәнен белдерде.
«Мин үз халкым белән тагын бер тапкыр горурландым. Татарлар кемнәр, дигән сорау бирүче булса, аны, һичшиксез, бирегә алып килергә кирәк. Һәр экспозициядә татарларның дәүләтле халык булганына, мәдәниятле, белемле, булдыклы, батыр булуына, камиллеккә омтылып яшәвенә инанасың. Күргәзмәне оештыручылар бик зур хезмәт башкарган», – диде Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, күргәзмәдә бихисап материал тупланган. Шулай да, оештыручылар татарлар турында мәгълүм булган материалларның бик кечкенә өлеше генә кергән, дип аңлатты.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова бүген ачылган күргәзмәгә яңа уку елы дәвамында 511 мең бала килер, дип белдерде.
«Министрлыкта укыту һәм тәрбия эшенә зур игътибар бирелә. Бу күргәзмә тәрбия бирүдә үз урынын алыр, дип уйлыйм. Аның эчтәлеге – киләчәк буыннарга мөрәҗәгать. Без ватанпәрвәрлекне шушындый эчтәлекле күргәзмәләр аша тәрбиялиячәкбез», – диде Минзәлия Закирова.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов күргәзмәне Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан һәм чит илләр архивларыннан алынган объектив документлар нигезендә төзелгәнен әйтте.
«Бүген кызыксынучыларга бәһасез хәзинә тәкъдим ителә. Татарлар илебез үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән һәм кертә. Тарих белән кызыксынучылар дәүләт хезмәтендә торган татарлар, лашманчылар турында мәгълүмат таба ала. Петр I реформалары чорында татарлар да Россия флотына нигез салуда катнаша. Бу тема әлегә кадәр аз өйрәнелгән. Тарихчылар моның белән дә кызыксына ала», – диде Радик Салихов.
Экспозициядә нәсел тамырлары татарларга барып тоташкан, зур дәрәҗәләргә ирешкән күренекле дәүләт эшлеклеләре Виктор Кочубей, Гавриил Державин, Алексей Аракчеев, Феликс Йосыпов кебек шәхесләр белән танышырга мөмкин. Биредә шулай ук 1812нче елгы Ватан сугышыннан алып, бүгенге көнгә кадәрле чорның сугыш геройлары, атаклы медицина, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында мәгълүмат бар.
Күпсанлы тарихи чыганакларга һәм архив документларына нигезләнеп төзелгән күргәзмә илебезнең үткәненә чумарга, онытылмас каһарманнар турында хәтерне яңартырга мөмкинлек бирә.
Күргәзмә тематикасы һәм хронологиясе буенча өч блоктан тора.
Беренче блок XIV гасырдан XX гасыр башына кадәр чорны колачлый. Ул Мәскәү дәүләтендә хезмәттә булган татарлардан башланып китә дә 1917 елгы революция һәм гражданнар сугышы белән тәмамлана.
Икенче блок – 1930-1989 еллар. Россия тарихының совет чорында татарлар хезмәте чагыла.
Өченче блок 1995 елдан бүгенге көннәргә кадәр вакытны ача, Россия Федерациясендә яшәгән һәм яшәүче татарларга багышлана.