tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Раушания Бахманованың авторлык күргәзмәсе ачылды
Раушания Бахманованың авторлык күргәзмәсе ачылды

Раушания Бахманованың авторлык күргәзмәсе ачылды

Декоратив-кулланма сәнгатьнең гаять үзенчәлекле төре – күн сәнгатенең бер юнәлеше белән якыннанрак таныштыру, якташыбызның иҗатын киң даирәгә таныту максатыннан Мөслим туган якны өйрәнү музеенда якташыбыз, Мөслим кызы Раушания Бахманованың “Күңелем дөньясы” исемле шәхси күргәзмәсе эшли башлады. 15 август көнне аны ачу тантанасы үтте.

Матурлык кына матурлык тудырырга сәләтле. Күргәзмәне ачу тантанасына килгән район башлыгы Альберт Хуҗин моның шулай икәнен тагын бер кат ассызыклады.

– Яңа иҗатка канат куйган, күңел дөньясын илһам белән тутырган якташларыма рәхмәт, – диде Раушания ханым, күргәзмә презентациясенә килгән якташларыбызга мөрәҗәгать итеп.

Беренче шәхси күргәзмәсен Мөслимдә оештырып ялгышмаган Раушания ханым. Туган җир җылысы әле иҗат күәсен тагын да арттырыр дигән ышаныч бар. Күргәзмә бер ай дәвамында мөслимлеләр хозурында булачак.

Әлеге чара, якташыбызның иҗаты турында газетабызга язма әзерләнә. Аны иртәгә басылып чыгачак “Авыл утлары” битләреннән укыгыз.

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*