tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә иң яхшы укытучыларны бүләкләделәр
Төмәндә иң яхшы укытучыларны бүләкләделәр

Төмәндә иң яхшы укытучыларны бүләкләделәр

2023 нче ел – “Россиядә укытучылар һәм остазлар елы”нда Тубыл шәһәренең дүрт укытучысы педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премия бирү буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче дип танылды.

Һөнәри эшчәнлектәге уңышлары өчен илебезнең 1250 укытучылары, шул исәптән Тубыл укытучылары, акчалата премия белән бүләкләнделәр.

Алар – Зөһрә Мәхмүтова – Н.Д.Лицман исемендәге 10 гимназиянең информатика укытучысы, Ольга Пархоменко – В.П.Неймышев исемендәге 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз һәм немец теле укытучысы.

Банисә Ниязова – 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татьяна Смурова – 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Дәүләт бүләге белән бүләкләнгән 15нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова: ” Бәйгене оештыручы – “Мәскәү Мәгариф Корпоратив университеты”. “Иң яхшы укытучыларга казанышлары өчен премия” дип исемләнгән бәйгенең максатлары турында ишеткәч, катнашырга теләк белдереп гариза яздык. Бәйгеләрдә катнашу шәхси тәҗрибә белән уртаклашу өчен тагын бер мөмкинлек. Узган уку елы вакыйгаларга бай булды. Без өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә катнаштык. Милли традицияләргә, гаилә кыйммәтләренә, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мохитен һәм телләрен саклауга багышланган икенче Бөтенроссия методик эшләнмәләр конкурсында җиңдек. Укучыларым белән фәнни-практик конференцияләрдә катнаштык. Безнең мәктәп укытучылары Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча узган олимпиадаларда катнашып җиңү яуладылар. Россия күләмендә узган “Шәҗәрә. Моя родословная. Проект-тикшеренү эшләре. Гаиләбезнең танылган шәхесе,” темасына язылган фәнни эш беренчелекне алды. Ачык дәресләр үткәрү, балалар белән катнашкан төрле чаралар кирәкле һәм мөһим. Премия-хезмәтемнең нәтиҗәсе. Мәктәптә күп еллар эшләп, тәҗрибә туплап, үз методик эшләнмәләрем барлыгына, укучыларымның төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңеп яңа уңышлар китерүләренә шатмын.

Ихлас күңелемнән мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга, аеруча завуч Әлфия Петуховага рәхмәтләремне әйтәсем килә. Ул безне бәйгеләрдә катнашырга өндәп, ярдәм итеп, илһам биреп тора. Укытучылар коллективына, укучыларга, ата-аналарга да рәхмәтлемен. Аңлашып эшләгәндә максатларга ирешеп була,”-ди.

Урта гомуми белем бирү программаларын уңышлы гамәләгә ашырган, педагогик эшчәнлектә югары казанышлары өчен җәмәгатьчелек тарафыннан танылган иң яхшы, сәләтле, фидакарь укытучыларыбызны котлыйбыз! Сезгә яңа иҗади ачышлар, уңышлар телибез!

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*