tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылында йорт сала
Россия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылында йорт сала

Россия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылында йорт сала

Курган өлкәсе Йолдыз авылында янгыннан зыян күргән йортларны торгызу, яңа йортлар салу эше дәвам итә.

Бүгенге көндә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Диния нәзарәте авылда йорт төзелешен алып бара.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Курган өлкәсенең янгын булган Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән 10 йорт төзелә. Шулай ук “Татнефть” ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт төзи. Нижневартовск эшмәкәрләре Хәсәнова Рина ханыма төзегән йорт инде әзер дияргә дә була. Шулай ук биредә Фәтхуллиннар гаиләсе өчен йорт төзелеше эшләре дә ахырына якынлаша. Әлеге гаиләгә өйне Самара өлкәсе эшмәкәрләре төзи.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*