tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Эл районы Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев: «Туган якны ташлап китә алмыйм»
Мари Эл районы Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев: «Туган якны ташлап китә алмыйм»

Мари Эл районы Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев: «Туган якны ташлап китә алмыйм»

“Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле”, – дип җырларда җырланган бәрәңгенең атамасы кайдан килеп чыккан? Без, бер төркем журналистлар, бу яшелчәнең тарихы, һичшиксез, Мари Элдагы Бәрәңге бистәсенә бәйле, дигән фикергә килдек. Тарих шул хакта сөйли. Бөтендөнья татар конгрессы бу районның берничә авылына бик матур, эчтәлекле сәяхәт оештырды. Район башлыгы Әлфит Ибраев безне милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше, бу җирлекнең тарихы белән таныштырды.

– Әлфит Габделхакович, соңгы араларда сезнең төбәккә игътибар бермә-бер артып китте кебек. Аңлашыла инде, бу 2024 елда Йошкар-Олада үткәреләчәк Федераль Сабантуйга бәйле. Әзерлек эшләре ничек, башландымы әле?

– Күптән инде. Башкалага барган саен, андагы яңалыкларны күреп, сөенеп кайтам. Бу җәһәттән үзебездә дә эшләр күбәеп китте. Әзерлек эшләре буенча комиссиягә дә әгъза итеп сайладылар. «Татарча яхшы сөйләшәсең, татар тормышын да яхшы беләсең, синнән башка булмый», – дип, салпы якка салам кыстырып, күп чараларда төп рольгә кертеп җибәрү ягын карыйлар.

– Бик мәшәкатьле булса да, гомер буена милләттәшләрем, туган җирем дип җан аткан кеше өчен әллә ни авырлыгы да юктыр, мөгаен. Сүз сөрешеннән шулай сизелә. Күңелегез дә бик күтәренке күренә.

– Шулай инде. Башлык вазыйфасында гына да 21 ел эшлим бит. Район биләмәсендәге һәр кешене, һәр карыш җирне беләм дигән сүз бит бу. Күз алдыннан күпме язмышлар үткән. Аңа кадәр туган авылым Яңавылда 20 ел эшләдем. Шуның җидесендә колхоз рәисе дилбегәсен тарттым. «Яңа тормыш» дип атала иде ул. Исеменә туры китереп, гел яңартасы, әйбәт тормыш төзисе килде. Аңлашыла ки, яңа вазыйфага да шул ук теләкләр белән килдем.

– Теләкләр тормышка аштымы? Ниләр белән шөгыльләнеп ятасыз?

– Бәрәңге – авыл хуҗалыгы районы. Сәнәгать юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә төп игътибар шәхси хуҗалыкларга бирелә. Халык бездә бик тырыш. Ерак та китми. Үз ихатасында гына да әллә ниләр майтарып ятучылар бар. Яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерәләр. Хайван да асрыйлар. Үзләре үк эшкәртәләр дә. Уйлап кына карагыз, Мари Эл Республикасында җитештерелгән итнең 25 проценты безнең районга туры килә. Бу – 70 мең тоннага якын дигән сүз. Кечкенә генә район өчен бу – бик зур сан. «Акашево» дигән фирма билгеләрен күргәнегез, ризыкларын ашап та караганыгыз бардыр. Бәрәңгедә бу фирманың филиалы эшли. Тавык тизәгеннән эшләнгән органик ашламаларның да даны еракларга таралган. Сатып алырга теләүчеләр бик күп.

– Башка төбәкләрдән килгән милләттәшләребез, шул исәптән без дә, күбрәк телне, гореф-гадәтләрне саклау турында кызыксынабыз. Татар авылларында бала-чага нинди телдә сөйләшә?

– Сөйләшүләр саф татар телендә, нәкъ элеккечә. Монысы – әти-әниләрдән, әби-бабайлардан килгән байлык.  Әмма, ни кызганыч,  мәктәпләрдә эшләр хөртиләнә бара. Татар телен укыту теләк буенча, ягъни ата-аналар карамагында булгач, әллә ни мактанып булмый. Бүген туган тел һәм татар теле дәресләре атнага нибары ике дәрес укытыла. Мин моны бик аз дип саныйм. Тик бернигә карамастан, без телебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә сакларга тырышабыз. Районда да, мәктәпләрдә дә чараларның күбесе татар телендә үткәрелә. Эшләп бетермәгән урыннар да бардыр инде. Үзегез дә: «Мәктәпләрдә элмә такталар, күргәзмә әсбаплар барысы да рус телендә язылган», – дидегез бит. Димәк, төзәтергә туры килер.

Мәктәпләргә килгәндә, федераль программа буенча 13 мәктәпнең дүртесен ремонтлап чыга алдык. Минемчә, хөкүмәт безнең мәктәпләрдә патриотик тәрбиянең бөтенләй юкка чыгуын аңлады кебек. Хәзер ватанпәрвәрлек эшләренә зур игътибар бирелүенә бик сөенәм. Ниһаять, хезмәт мәсьәләсе дә алгы планга чыкты. Мин элеккеге кебек укучыларга чиләк тоттырып кырга чыгару, яңгыр астында бәрәңге чүпләтү ягында түгел үзе. Әмма башны бәрә-бәрә укып кына кеше булу да бик шикле. Бала эш белеп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Укучыларыбыз белән бик горурланабыз. Хәтта татар теле һәм әдәбияты буенча Татарстан үткәргән бәйгеләрдә дә призлы урыннарны алып кайталар. Дөнья күләменә дә чыгалар.

Авылларда мәчетләр эшләп килә. Намазларга бөтен кеше йөри дип әйтә алмыйм. Әмма бәйрәмнәрдә урын булмый. Туксанынчы елларда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев: «Һәр авылда мәчет төзелсен», – дигән иде. Безгә дә шул сүзләр тәэсир итте кебек.

– Сез әңгәмәне дә: «Безнең күзләр Татарстанга төбәлгән», – дип башлаган идегез. Эш-гамәлләрегез дә шуңа бәйле булып чыкты. Янәшәдә генә булу тәэсир итәме?

– Татарстан янәшәсендә булгач,  анда нинди карар чыга, ул безгә дә кагыла сыман. Һәрхәлдә, без шулай тоябыз. Аның сәбәпләре күп инде. Беренчедән, без бит – татар районы, бер телдә сөйләшкәч, гореф-гадәтләр бер булгач, күңел барыбер шул якка тартыла. Икенчедән, мин күп вакытта Әтнә, Арча, Балтач кебек Татарстан районнарындагы башлыклар белән аралашып яшим.

– Аерма сизеләме?

– Мин  гел әйтә киләм: Татарстаннан читтәге төбәкләрдә татарлыкны саклау җиңел түгел.  Сез бит үзегез дә сизмәстән каймак эчендә яшисез. Бөтен шартлар тудырылган диярлек. Ә безгә татар булып калу өчен бик күп көч куярга кирәк. Начар эшләсәк, булдыра алмасак, басып китәләр. Ә арбадан бер төшеп калсаң, кире менеп утырып булмый.

– Шул сез тарткан арбага менеп утырып, ярдәм итәргә тырышучылар бармы?

– Яшьләр китә инде. Күбесе Казанга укырга юл тота. Аннан Бәрәңгегә юллары суына. Без аларны тотып кала алмыйбыз. Минемчә, авылларда җирне яраткан кеше генә кала. Үземне дә шулар рәтенә кертәм. Шушы көнгә кадәр туып-үскән авылым Яңавылда яшим. Бәрәңгедә өй салырга теләгән идем. Ул уемнан да кире кайттым. Туган җирне ташлап китә алмыйм.

– Мондый милләтпәрвәр булгач, сез төбәккә кагылышлы тарихны да, риваять-легендаларны да яхшы беләсездер? Бәрәңге яшелчә буларак беренче барлыкка килгәнме, әллә сезнең бистәме?

– Тарихчылар сүзенә караганда, яшелчәгә торак пункт исеме кушылган. Безнең якларда бәрәңге 1842 елдан соң гына пәйда була. Мазарбашы авылы кешесе Фәйзулла Гафтиев Санкт-Петербургтан беренче тапкыр аның бүлбеләрен алып кайта. Үстерергә, пешерергә өйрәтә. Башта халык каршы килә. Агулы булыр дип тә куркалар. Бу яшелчәне ничек атарга белмичә, башта «Гафти шалканы» дип йөртәләр, ә сатып алырга килгән Әтнә, Арча халкы «Бәрәңге шалканы» ди. Тора-бара «шалкан» сүзе төшеп кала, «бәрәңге» атамасы гына тагылып кала.

Ә торак пункт буларак Бәрәңге атамасының килеп чыгышы турында исә берничә версия бар. Шуларның берсе дөреслеккә бигрәк тә якын килә кебек. Тел галимнәре Бәрәңге авылы үзенең атамасын Илләт елгасына коя торган Параньга (марича Поранча, татарча Бәрәңге) инеше исеменнән алган, дигән фикердә тора. Удмурт телендә мариларны «пор» дип атыйлар ә -ан – мари һәм коми телләрендә сакланып калган сүз ясагыч кушымча. Фарсы телендә дә «Беренге» дигән сүз бар. Ул «Изгеләр авылы» дигәнне аңлата. Кыскасы, Бәрәңгенең килеп чыгышы турында бүгенгә кадәр рәсми версия кабул ителмәгән. Ул бары тик риваятьләрдә генә яши. Тарих төпкелендә өйрәнелмәгән нәрсәләр күп әле. Фатыйх Сибагатуллин үзе Арча районында туып-үскәнгәме, якташлар дип, бик үз итеп килеп йөри иде. «Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, ханнар шушы җирлеккә килеп урнашканнар. Сез – ханнар нәселеннән булырга тиеш. Мин моны исбат итәм әле», – ди иде. Өлгерә алмады. Кем белә, бу сүзләрнең дөреслеккә дә чыгып куюы бар. Димәк, бигрәк тә тырышып эшләргә кирәк, сер бирергә ярамый.

Бәрәңге авылы документларда беренче тапкыр 1699 елда телгә алына. Казан губернасы төзелгәч, ул Казан өязе составына кертелгән була. XVIII гасыр ахыры – XIX  гасыр башында  Нократ губернасы Уржум өязенең волость үзәгенә әйләнә. 1931–1932 елларда биредә яшәүче татарлар үтенече буенча, Татар районы дип йөртелә башлый. Шуннан соң хәзерге исемен ала. 1962 елда Мари-Төрек районына кертелә. 1965 елда район яңадан тергезелә.

Сан

Мари Эл Республикасында 675332 кеше яши. 90 милләт вәкиле бар. Татарлар – 43400 кеше. Шуларның 26898е – шәһәрләрдә, 16502се авылларда гомер итә.

Бәрәңге районында 22 татар авылы булган, шуларның 11е юкка чыккан. Бүген районда 7730 татар яши.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*