tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәнияткә багышланган гомер
Мәдәнияткә багышланган гомер

Мәдәнияткә багышланган гомер

Аның башкаруында  җырларны Тубыл тамашачысы, районның рус һәм татар авылларында  җырга –моңга сусаган якташларыбыз көтеп ала. Нурхәят Нургали кызы Шаһбанованың мәдәният тармагында эшли башлавына ярты  гасырга якын вакыт узган.

Бу өлкәгә ул Тубыл мәдәният  һәм сәнгать  училищесын тәмамлагач килә. Үз имиджын булдырган Нурхәят Шаһбанова күп еллар район күләмендә концерт бригадасының җитәкчесе булып эшли, ә соңгы елларны районда комплекслы мәдәни чараларны оештыручы белгеч булып хезмәт итә.

Тубыл районы мәдәният бүлеге җырчылары зур һәм кече авылларда еш булалар. Беркемгә дә сер түгел, халыкның яллары файдалы, күңелле, нәтиҗәле булсын өчен мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр тырышып,  ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә хезмәт итәләр. Нурхәят ханым: ”Мәдәният туган телдән башлана. Без татар авылларында татар телендә җырлар башкарабыз, рус авылларында ике телдә дә җырлар яңгырый. Районыбызның ерак авылларында да күп мәртәбә булдык. Кече, югалып барган авылларда район артистларын өлкән яшьтәге тамашачыларыбыз шатланып каршы алалар,” –д ип сөйләде ул. Әби-бабайларның яраткан “Киек казлар”ын, ”Картаямыни соң йөрәк”, ”Җыр белән яшәрә күңелләр”, ”Кышкы чия”, “Кайтаваз” һәм  халык җырларын башкарган, матур тавышлы җырчының  җырларын ишеткән саен яңадан тыңлыйсы килә. Бу яклар мәдәни традицияләргә бай булуы белән дә үзенчәлекле. Районда Авыл көннәре, Сабантуйлар, Нәүрүз-Әмәлләр, өлкәннәрне хөрмәт итеп, аларны юбилейлары белән котлау чаралары, Рамазан, Корбан  бәйрәмнәре Нурхәят ханым катнашында уздырыла.

Ул гына да түгел Н.Н.Шаһбанова  “Конек –Горбунок ” экспресс –театрда чыгыш ясап  өлкә Һәм Россия күләмендә узган фестивальләрдә катнаша, регионара уздырылган бәйгеләрдә Светлана Костина белән башкарган  дуэт җиңү яулый, башка конкурсларда да  Лауреат исеменә лаек була ул. Күпмилләтле  районда яшәүче якташларыбызның мирасын барлау, саклау, торгызу, баету үзешчән сәнгатьтнең иң яхшы традицияләре. Шуңа күрә дә, район артистларын авылларда төрле милләт тамашачылары көтеп алалар. Монда рус, татар, немец, украин милләт халкы яши. Атна саен нинди дә булса вакыйга, очрашулар, концертлар аларны көтә. Байкалово, Прииртышский, Сетово, Бизино, Надцы, Ачиры, Лайтамак, Күкрәнде, Тахтаир, Абалак, Овсянниково, Дегтярево, Хуҗайлан авылларында  Нурхәят  ханымның туган як табигатенә, туган авылына, яшьлек елларына багышланган моңлы җырларын тамашачылары яратып тыңлыйлар, үзенә сокланып карыйлар. Аның  мәдәният өлкәсендә яулаган уңышлары күп, иҗтимагый  эшендә дә  дәрәҗәле исемнәр бирелгән. Район милли мәдәни автономия советы әгъзасе Төмән өлкә милләтләр комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Халык күңелендә үз урынын тапкан, җырга-моңга гашыйк булган җырчы 2011 елны Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесенә дә лаек була. Мәдәният өлкәсендә янып-көеп эшләүче хезмәткәрләребез күп. Аларның  арасында Нурхәят ханым  оештыру сәләте белән дә башкалардан аерылып тора. Өлкән яшьтәге тамашачыларын яшьлек елларына алып кайткан дәртле, моңлы җырчыны Тубыл шәһәрендә дә, өлкәбездә дә яхшы беләләр, хөрмәт итәләр. Без Тубыл районында озак  еллар мәдәният тармагында хезмәт иткән  Н.Н.Шаһбановага иҗади илһам, бердәмлектә эшләргә, иҗат итәргә язсын дигән теләктә калабыз.

 Римма Умитбаева, Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*