tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Җыр-бию ансамбле “Аулак өй”гә чакыра!
Татарстанның Җыр-бию ансамбле “Аулак өй”гә чакыра!

Татарстанның Җыр-бию ансамбле “Аулак өй”гә чакыра!

12 октябрьдә Татар филармонисе бинасында Татарстан Республикасының Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле концерт бирә. Бу – быел көз  башланып киткән махсус гаилә абонементы кысаларындагы икенче чыгыш. Тамашачылар хозурына “Аулак өй” программасы тәкъдим ителә. Анда ансамбльнең бию, хор һәм оркестр төркемнәре катнаша.

“Аулак өй” – элегрәк татар авылларында киң таралган кич утыру формасын ансамбль музыкаль кысаларга салып күрсәтә.

Аулак ой 1967 год

Ансамбльнең иҗади җитәкчесе Айрат Хаметов әйтүенчә, беренче мәртәбә “Аулак өй” программасы 1967 елда сәхнәгә куела. Либретто авторы – Нәкый Исәнбәт яза, татар халыкларын Александр Ключарев эшкәртә, биюләрне Фәйзи Гаскәров куя.

Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең гаилә абонементын социаль проект дип атарга була. Алар киң аудиториягә кызыклы итеп төзелгән, барлык концертлар Татар филармониясе сәхнәсендә үтәчәк. Билет бәясе – 100 сум.

Аулак ой афиша 2014

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*