РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә торган “Озын тәнәфес” Бөтенроссия конкурсында шәһәрдәшебез – 14 яшьлек Мәликә Бәдретдинова җиңү яулады.
Әлеге бәйге “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы 5-7 сыйныф укучылары арасында иң югары бәягә лаек булды. Мәликә журналистика һәм медиа өлкәсе юнәлеше буенча “Расскажи о главном!” номинациясендә үзен сынады.
Бәйгенең финалы “Артек” халыкара балалар үзәгендә узды. Җиңүчеләргә 100әр мең сум акча бирделәр. Моннан тыш, алар Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр “Озын тәнәфес” поездында “Хыяллар сәяхәте”нә барып кайтачаклар.