Башкаланың Асадуллаев йортында урнашкан Мәскәү татар мәдәни үзәгендә бик күп чаралар уздырыла. Менә үткән якшәмбе, 12 ноябрь көнендә дә, “Без Нижгар якларыннан” дип аталган искиткеч концерт булды.
Нижгар төбәге талантларга бай – татар дөньясына Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев кебек бөек шәхесләр, Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, Халидә Бигичева һ.б. кебек танылган җырчылар биргән төбәк ул.
Үзешчәннәр арасында бүген дә Нижгар данын таратучылар аз түгел – шунысы шатландыра. 12 ноябрь көнне узган концерт та талантлы якташларыбыз катнашында бик матур булып, җылы атмосферада үтте.
Кызыл Октябрь округыннан махсус килгән “Бәйрәм” ансамбле төрле жанрдагы чыгышлары белән шаккатырды – төркемнәре белән дә берничә җыр башкардылар, матур сәхнә күренешләре кайнар алкышларга күмелде, аерым җырлаулары да күңелгә ятышлы булды. Рәмис һәм Светлана Хәйруллиннар (Семочки), Зайрә Абдулхалекова (Пашат), Илдус Харрясов (Кече Рбишча), Наилә Җәләлетдинова (Семочки), Зилә Алимова (Мәдәнә) бу сүзнең чын мәгънәсендә, Мәскәү сәхнәсендә “типтерделәр”.
Тулаем алганда, Нижгар төбәге татар авылларында үзешчән сәнгать югары дәрәҗәдә, җәй айларында без бергәләп авыллар буенча концертлар куеп йөргәндә мин моңа инандым.
Мәскәүлеләр Ринат Каюмов, Венер Хәйруллин һәм шушы юллар авторы да сынатмадык, матур җырларыбыз белән тамашачыны шатландырдык.
Опера җырчысы Флора Шәмсетдинованың чыгышлары искиткеч иде, чыгышы белән Мәдәнәдән булган баянчы Рушан Люкмановка да алкышларның иң кайнары булды.
Концертны бик матур итеп Галия Әюпова алып барды, ә чараның консультанты – Россиянең атказанган артисты Илдар Шиапов иде.
Безнең барлык чараларга да диярлек махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләребез туры килә, бу юлы да орден-медальләр таккан ике егет чыгыш ясады, андагы хәлләр, үзләренең хис- кичерешләре белән уртаклаштылар, мәскәүлеләрдән даими килеп торучы гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.
Башкалада һәм Мәскәү өлкәсендә узган хәйрия концертларыннан җыелган акчага без азык-төлек, кием-салым, дарулар һәм башка кирәк-яраклар алабыз. Аларны шәхсән үзем дә илтеп тапшырганым бар, барыбызга да таныш булган Таһир Мөхәммәтов (“Гумконвой”) аша да юллыйбыз. Әйтергә кирәк, Таһир Садек улы да бу көнне безнең белән иде һәм ул да бер патриотик җыр башкарды.
Ә соңгы концертны оештыручыларга, катнашучыларга, залны тутырып килгән тамашачыга олы рәхмәт белдерәсем килә, алда да күп кенә чараларда очрашырга язсын.
Мәскәүгә Нижгар якларыннан
Бүген килде “Бәйрәм” төркеме.
Әйтерсең лә,
күреп кайткан булдым
Туып-үскән туган җиремне.
Җәйләр буе
уртак концертларда,
Авылларда бергә җырладык.
Бүген “Бәйрәм” килде
Мәскәүләргә,
Нижгарлылар белән очраштык.
Рәхмәт сезгә,
килгән тамашачым,
Рәхәтләнеп тыңлап утырыйк.
Туган яктан килгән
моңнар белән
Күңелләрне, дуслар, тутырыйк.
Рафек ВӘЛИТОВ.
Мәскәү-Мәдәнә.