tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Энҗе калфак кигән кыз – ул татар кызы, дисеннәр
Энҗе калфак кигән кыз – ул татар кызы, дисеннәр

Энҗе калфак кигән кыз – ул татар кызы, дисеннәр

Әйе, кич утырып чигү чигүләр, бәйләү-тегүләр – татар хатын-кызларының борынгыдан килгән матур йоласы. Әмма заманалар үзгәрә, тормыш «җиңеләя» барган саен, нишләптер, буш вакыт кими, ә мәшәкатьләр, киресенчә, арта гына бара. Шушы көндәлек тормыш ыгы-зыгысы аркасында туган-тумача, дус-ишләр белән аралашу да телефонга гына кайтып кала, кич утырулар бөтенләй онытылган инде алар.

Самараның “Туган тел” татар җәмгыяте кич утыру йоласын гамәлгә кайтару белән шөгыльләнә. Оешма директоры Гүзәл Рамазанова Гюзяль Рамазанова тырышлыгы белән күптөрле чаралар оештырылып тора. Әле күптән түгел генә егермеләп хатын-кыз тәҗрибәле белгеч, декоратив-гамәли сәнгать ос­тасы, «Ак калфак» оешмасы әгъзасы Гөлнара Насыйрова Гульнара Насыйрова оештырган калфак һәм изү тегү остаханәcендә очраштылар.

Милли баш киеме һәм аның дәвамы булган изү алтын-көмеш җепләр белән чигелгән, төймәләрнең дә иң зиннәтлеләре сайлап алынган – сәйлән, энҗе бөртекләре хатын-кызның дәрәҗәсен һәм кул эшенә осталыгын күр­сәтеп торган.

Эш барышында Гөлнара ханым татар калфагы һәм изүнең килеп чыгышы, кулланышы, төрләре турында сөйләде. Калфак һәм изү би­­зәнү әйбере генә түгел, ә хатын-кыз киеменең мөһим элементы да.

«Шушы көннәрдә татар чигүе буенча мастер-класста катнаштым. Танылган тегүче һәм чигүче Гөлнара На­сыйрованың осталыгы беребезне дә битараф калдырмады. Кичә татар чигүе ысуллары белән танышудан башланды. Гөлнара төрле чигү техникалары һәм оригиналь рәсемнәр турында да сөйләп үтте. Кич утыручылар, үз фантазиясе һәм иҗади карашына туры килгән калфак һәм изү теккән һәм бизәгән арада, танышып, дуслашып беттеләр. Уртак темалар да шундук табылды – өлкә татар җәмгыятьләре оештырган чаралар, күптән түгел генә Самарада үткән татар фильмнары, “Яктылык” мәк­тәбендә укучы балалары уңышлары һәм шуклыгы турында сөйләшә-сөйләшә, чын сәнгать әсәрләре иҗат иттек. Без үз кулларыбыз белән эшләнгән оригиналь калфак һәм изү ияләре булдык», – дип яза социаль челтәрдә Алисә Зарипова Алиса Зарипова.

Кич утыру татар ашлары остасы Римма Низамова Римма Низамова пешереп алып килгән тәм-томнар белән бизәлгән чәй табыны артында дәвам итте.

«Чараны оештыручы Гү­зәл Рамазановага, алтын кул­лы Гөлнара Насыйровага, кунакчыл пәрдәләр тегү салоны Позвольте себе Фантазию | Салон штор һәм аның җитәкчесе Гөлнара Мостафинага, бөтен Идел буе округында иң тәмле баурсак һәм чәкчәк пешерүче Римма Низамовага чиксез рәхмәт!» – дип язалар чарада катнашкан татар хатын-кызлары интернет киң­лекләрендә.
Татар хатын-кызларыбыз
Эшнең серен белгәннәр.
Кич утырып, җырлар
җырлап,
Оста чигү чиккәннәр.
Балкып тора түбәтәйләр
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.

Эльмира Сәйфуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*