tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Нижгар бәйрәме” узды
Мәскәүдә “Нижгар бәйрәме” узды

Мәскәүдә “Нижгар бәйрәме” узды

Башкаланың Асадуллаев йортында урнашкан Мәскәү татар мәдәни үзәгендә бик күп чаралар уздырыла. Менә үткән якшәмбе, 12 ноябрь көнендә дә, “Без Нижгар якла­рыннан” дип аталган искиткеч концерт булды.

Нижгар төбәге талантларга бай – татар дөньясына Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев кебек бөек шәхесләр, Роза Хәбибул­лина, Наилә Фатехова, Халидә Бигичева һ.б. кебек танылган җырчылар биргән төбәк ул.

Үзешчәннәр арасында бүген дә Нижгар данын таратучылар аз түгел – шунысы шатландыра. 12 ноябрь көнне узган концерт та талантлы якташларыбыз катна­шында бик матур булып, җылы атмосферада үтте.

Кызыл Октябрь округыннан махсус килгән “Бәйрәм” ан­самбле төрле жанрдагы чы­гышлары белән шаккатырды – төркемнәре белән дә берничә җыр башкардылар, матур сәхнә күренешләре кайнар алкышларга күмелде, аерым җырлаулары да күңелгә ятыш­лы булды. Рәмис һәм Светла­на Хәйруллиннар (Семочки), Зайрә Абдулхалекова (Пашат), Илдус Харрясов (Кече Рбишча), Наилә Җәләлетдинова (Семоч­ки), Зилә Алимова (Мәдәнә) бу сүзнең чын мәгънәсендә, Мәскәү сәхнәсендә “типтерделәр”.

Тулаем алганда, Нижгар төбәге татар авылларында үзешчән сәнгать югары дәрәҗәдә, җәй айларында без бергәләп авыл­лар буенча концертлар куеп йөргәндә мин моңа инандым.

Мәскәүлеләр Ринат Каюмов, Венер Хәйруллин һәм шушы юллар авторы да сынатмадык, матур җырларыбыз белән тама­шачыны шатландырдык.

Опера җырчысы Флора Шәмсетдинованың чыгышлары ис­киткеч иде, чыгышы белән Мәдәнәдән булган баянчы Рушан Люкмановка да алкышларның иң кайнары булды.

Концертны бик матур итеп Галия Әюпова алып барды, ә чараның консультанты – Россиянең атка­занган артисты Илдар Шиапов иде.

Безнең барлык чаралар­га да диярлек махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләребез туры килә, бу юлы да орден-медальләр таккан ике егет чыгыш ясады, ан­дагы хәлләр, үзләренең хис- кичерешләре белән уртаклаш­тылар, мәскәүлеләрдән даими килеп торучы гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

Башкалада һәм Мәскәү өлкәсендә узган хәйрия концертла­рыннан җыелган акчага без азык-төлек, кием-салым, дарулар һәм башка кирәк-яраклар алабыз. Аларны шәхсән үзем дә илтеп тапшырганым бар, барыбызга да таныш булган Таһир Мөхәммәтов (“Гумконвой”) аша да юллыйбыз. Әйтергә кирәк, Таһир Садек улы да бу көнне безнең белән иде һәм ул да бер патриотик җыр башкарды.

Ә соңгы концертны оештыручы­ларга, катнашучыларга, залны тутырып килгән тамашачыга олы рәхмәт белдерәсем килә, алда да күп кенә чараларда очрашыр­га язсын.

Мәскәүгә Нижгар якларыннан

Бүген килде “Бәйрәм” төркеме.

Әйтерсең лә,

күреп кайткан булдым

Туып-үскән туган җиремне.

Җәйләр буе

уртак концертларда,

Авылларда бергә җырладык.

Бүген “Бәйрәм” килде

Мәскәүләргә,

Нижгарлылар белән очраштык.

Рәхмәт сезгә,

килгән тамашачым,

Рәхәтләнеп тыңлап утырыйк.

Туган яктан килгән

моңнар белән

Күңелләрне, дуслар, тутырыйк.

Рафек ВӘЛИТОВ.

Мәскәү-Мәдәнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*