tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз авылында күп балалы гаилә Россия Диния нәзарәте акчасына төзелгән йортка күчте
Йолдыз авылында күп балалы гаилә Россия Диния нәзарәте акчасына төзелгән йортка күчте

Йолдыз авылында күп балалы гаилә Россия Диния нәзарәте акчасына төзелгән йортка күчте

Курган өлкәсенең Йолдыз авылында янгын вакытында зыян күргән күп балалы Мөхәтнәбиевлар гаиләсе яңа йортка күчте. Яңа торак Россия мөселманнарының дини лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдиннең кушуы буенча РФ мөселманнары Диния нәзарәте акчасына төзелгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йолдыз – Курган өлкәсенең Шадрин районындагы борынгы авыл, 2023 елның 7 маенда зур янгын вакытында янып бетте диярлек, төзек калган бик аз биналарның берсе – Җәмигъ мәчете. Россия мөселманнары янгында зыян күрүчеләргә дини һәм милли татар оешмалары катнашында ярдәм җыйды.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте авылда яшәүче гаиләләрнең берсе өчен йорт төзергә ниятләве турында белдерде. 2023 елның июлендә йөрт төзелеше башланды, ә 17 ноябрьдә, җомга көнне, Мөхәтнәбиевлар гаиләсе яңа йортка күченде. Төзүчеләр аны рекордлы срокларда төзегән һәм барлык кирәкле коммуникацияләрне – газ, электр, су һ.б. уздыруны эшләгән.

Эшне кабул итәргә һәм Мөхәтнәбиевларны өй туе белән котларга Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары — нәзарәт эшләре белән идарә итүче Рафик Фәттахетдинов җитәкчелегендә делегация килде. Ул шәех Равил Гайнетдин исеменнән котлады һәм бүләк тапшырды, шулай ук Йолдыз авылы Җәмигъ мәчетендә җомга намазына җыелганнарны сәламләде. Бу көнне вәгазьне Уральск мөхтәсибәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Камалетдинов укыды, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*