tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике милләт кичәсе
Ике милләт кичәсе

Ике милләт кичәсе

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Түбән Новгород өлкәсендәге Володар муниципаль округының Красная Горка (Горбатовка) авыл китапханәсе рус һәм татар милләтеннән булган төрле яшьтәге кешеләрне җыйды. Биредә “Мы с тобою земляки” дигән исем астында ике милләт кичәсе узды.

Беренче итеп, чараны алып баручылар кунакларның игътибарын колоритлы экспонатлар белән рус-татар стилендә бизәлгән китап күргәзмәсенә юнәлтте, Ва­лентин Суховскийның күп гасырлык рус-татар дуслыгы турындагы шигъри юлларын укыды. Аннары сүз хөрмәтле укытучы һәм туган якны өйрәнүче Галина Коповага бирелде. Ул кыскача, әмма бик эмоциональ рәвештә 1612 ел вакыйгалары – Түбән Новгород опол­чениесе, аны җитәкләгән Минин һәм Пожарский, бу вакыйгаларның Россиянең бөтен алдагы тарихына әһәмияте һәм, әлбәттә, шушы җиңү адымын ясарга ярдәм иткән халыклар бердәмлеге турын­да сөйләде. Шулай ук Галина Александровна Красная Горка җирлегендә дә ике милләт – рус һәм татар халкының күп еллар дус­лыкта, тынычлыкта, татулыкта яшәүләрен билгеләп үтте.

Аның чыгышын алып баручылар дәвам итте. Чынбарлыкта, бүгенге көндә безнең җирлектә руслар һәм татар­лар үзара дустанә мөнәсәбәттә яши. Алар бергә эшли, гаилә кора, балалар тәрбияләп үстерә, бергәләп Ватанны яклый. Нәкъ менә безнең Красная Горка авылында районда бердәнбер, тирә-якта иң гүзәл булган мәчет төзелгән. Ә менә ике милләт халкын берләштерүче мәдәни чаралар бик аз, дөресен әйткәндә – берәү генә дияргә була. Ул да булса – Сабан туе, ягъни бистә көне. Татарлар белән руслар янәшә яшәсә дә, бер-берсенең мәдәниятләре белән бик үк яхшы та­ныш түгел, гореф-гадәтләр турында да аз беләләр. Шуны истә тотып, “Таныш булыйк!” дип исемләнгән проект булдыр­дык һәм китапханәдә Татар мәдәнияте көннәре уздыра башладык. Әлеге проект «Инициатива-2023» социаль проектларның округ грант конкурсында хупланды һәм аны гамәлгә ашыруга акча бүлеп бирелде.

Алып баручылар бик теләп кичә ку­накларын проект белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар кайтарды, фикер алышу да бул­ды. Һәркем проектның мөһимлеген һәм вакытлылыгын билгеләп үтте.

Без, әлбәттә, төрле, ләкин уртак яклары­быз күп. Моны исбатлар өчен кунакларга мавыктыргыч викторинада катнашырга тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, барысы да биремнәрне бик җиңел үтәп чыкты, бар­лык сорауларга күбесе дөрес җаваплар кайтарды. Күңелле милли уеннар да якта калмады бу көнне, аеруча «Түбәтәй» уены һәркемнең күңеленә хуш килде, катнашу­чылар балачакта үзләре уйнап үскән уен­нарны да искә төшерде. Татар көйләре дә байтак яңгырады кичәбездә. Кунакларның агач кашыкларда аккомпаниаторлык итүе чарага аерым ямь өстәде. Бергәләшеп иң җылы – мәхәббәт, игелек, наз, әни, гаилә, бәхет, дуслык сүзләренең татар телендә ничек яңгыраганын белдек. Зал уртасында урын алган зур экранда Ренат Ибраһимов башкаруындагы «Калинка-малинка» һәм «Ай, былбылым» халык җырларын кара­дык һәм тыңладык, кунаклар ике телдә башкарылган җырларның ничек матур яңгыравын чагыштырды. Китапханәнең даими укучылары да чарада актив кат­нашты, матур чыгышлар ясады. Ә җирле мөселманнар тормышында актив катна­шучы Н.Газизова китапханә эше турын­да күп җылы сүзләр әйтте, яңа башлап җибәргән проектыбыз өчен рәхмәт бел­дерде һәм китапханәдәге татар почмагын бизәү өчен милли орнаментлы савыт-саба бүләк итте.

Китапханәче ассызыклаганча, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай үз вакы­тында татар һәм рус халкы арасындагы дуслыкның мөһимлеген аңлаган, аңа түбәндәге юлларны багышлый:

Безгә күптәннән рус халкы дус иде.

Бу дуслыкның ахыры килерме?

Әйе, без тудык һәм биеклеккә үсәбез.

Бер җепкә тезелгән кебек.

Дуслык – һәр халыкның иң мөһим кыйммәтләренең берсе. Ул безгә тормышыбызның иң авыр ситуацияләрендә нык булып калырга ярдәм итә. Киләчәктә дә үзара дустанә мөнәсәбәтләрне саклап яшәргә насыйп булсын иде.

Ә безнең чарабыз бергәләшеп кайнар чәй, татарның кош телен һәм русның ка­раваен авыз итү белән тәмамланды.

Жанна ГРЕБНЕВА,

китапханәче.

Красная Горка, Володар округы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*