tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тулы канлы халык без!
Тулы канлы халык без!

Тулы канлы халык без!

Үз теле, гореф-гадәтләре бул­маган халыклар бу дөнья­дан юкка чыга баралар. Мондый аяныч хәлгә юлыккан телләр, халыклар, милләтләр бик күп алар. Әмма безнең туган телебез – татар теленә мондый куркыныч әлегә яна­­мый дип күкрәк киереп әйтергә була. 12 – 14 ноябрь көннәрендә үткәрелгән «Туган тел» форумы моның ачык мисалы.
Бөтенроссия «Туган тел» форумы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Форум эшендә Россиянең 30 төбәгеннән та­тар теле һәм әдәбияты укы­­тучылары, дәреслек авторлары, галимнәр, татар те­лендә белем һәм тәрбия би­­рүче мәктәп җитәкчеләре, мәгариф белән идарә итү органнары, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни җәмгыятьлә­ре вәкилләре һәм татар мө­селман дини белем бирү оеш­малары мөгаллимнәре – бар­лыгы 800 кеше катнашты. Чара агымдагы елда оештырылган Бөтенроссия та­тар теле укытучылары ас­социациясенең беренче җые­лышы буларак үткәрелде.

Форум эчтәлек ягыннан киң тарафлы, һәрбер укытучы, галим, фән эшлеклеләре өчен файдалы чараларга, актуаль сорауларга һәм урынлы җавапларга бай итеп оештырылган иде. Мил­лә­­те­безнең, телебезнең ни­ка­дәр үзенчәлекле, тарихи як­тан бай булуын, гореф-га­дәт­ләребезнең шәхес тәр­бия­­ләүдә никадәр зур урын биләвен күрсәтү өчен оештыручылар төрледән-төрле программалар төзе­гәннәр иде.

Форумның беренче кө­нендә Казан буйлап оеш­ты­рылган экскур­сия хал­кы­быз­ның тарихын, гомумән, башка яктан ачарга ярдәм ит­те. Деле­гатларның күбесе моңарчы ишетмәгән-бел­мә­гән күп яңалыклар белән таныштылар, китап­лар­дан, рәсемнәрдән генә күреп бел­гән тарихи урыннарны үз күзләре белән күрә алдылар. Ә кичен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган “Идегәй” спектакле татар халкының инде ничә гасырлар буе ныгып килгән бер бөтен көч, ныклы рухлы халык булуын дәлилләде. Спектакль 12 – 13 гасырларда булган идарә итү системасын, яшәү кануннарын аңлаешлы итеп ачып салды. Тарихи яктан күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертелде.

Икенче көнне делегатлар халкыбызның йо­ла­лары, гореф-гадәтләре ту­рында фи­кер алышты. Ар­ча мәк­тәп­ләрендә белем һәм тәрбия би­рүче коллега­ларыбыз инде күп кенә төбәкләрдә онытылып барган йолаларны янә­дән тор­гызганнар. Дәресләрдә теория аңлату белән беррәттән халкыбызның йолалары, мил­ли ризык әзерләү рә­ве­ше, шәхес тәрбияләү үр­нәк­лә­­рен күрсәттеләр. Форумда ассызыкланганча, бала, иң беренче чиратта, гаи­ләдә тәр­бияләнә. Димәк, ту­ган тел укытучыларының буры­чы – әти-әниләргә татар ха­­лык йолаларының, те­ле­без­нең әһәмиятен аңла­ту­дан гыйбарәт. Арча районы мәк­тәп­ләрендә шәхес тәр­­бияләү белән беррәтән, әти-әниләр белән дә актив эш­чәнлек алып баралар.

Форумның өченче көне та­тар телен укытуга багышланган актуаль мәсьәләләр­гә, дискуссион чыгышларга бай булды. Монда һәр укытучы методик яктан үзенә күп кенә яңалык ачкандыр, дип уйлыйм. Белем һәм тәрбия бирүдә булган яңа алымнар, тәҗрибәләр һәм нә­ти­җәләр белән Россиянең төрле төбәкләреннән килгән остазлар һәм мөгаллимнәр чыгыш ясадылар. Самара шә­һәренең “Яктылык” мәк­тә­бе дә игътибар үзәгендә булды. Мәктәп директоры Ра­дик Рәфгать улы Газизовка Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миң­нехановның рәхмәте җит­керелде. Өлкәбездә башка милләт халыклары күп булса да, без татар халкының гореф-гадәтләрен саклап яши­­­­без. Туган телебезне ба­­лаларга өйрәтәбез, гаи­лә­ләрдә йолаларыбыз үтә­лә. Рос­сиянең 30 төбәгеннән кил­­гән 800 делегат алдында мәктәбебез исеме телгә алыну – безнең өчен зур дәрәҗә! Эшләгән эшләребез, күр­сәт­кән нәтиҗәләребез юк­ка гына булмаган. Димәк, без телсез балык булып дәрьяда калмаганбыз, тулы канлы халык без!

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*