tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кунактан кунаккамы, тәҗрибә уртаклашыргамы…
Кунактан кунаккамы, тәҗрибә уртаклашыргамы…

Кунактан кунаккамы, тәҗрибә уртаклашыргамы…

Җәйге яллар үтте, көзге эшләр бетте, җиргә йомшак кар төште. Эшкә, хезмәткә өйрәнгәннәргә әллә бераз ямансумы? Юк, ямансуларга вакытлары юк аларның…

Сургут “Ак калфак”лылары якшәмбе көнендә Нефтеюганск шәһәре “Йөрүзән” Төбәк татар-башкорт оешмасы активлары белән очрашты.

Нефтеюганск шәһәре кечкенә шәһәр, әммә анда яшәгән милләттәшләребез бердәм-тату гомер итә. Милли бәйрәмнәр оештырырга да, төрледән-төрле чараларга каян вакыт табалар бу шәһәрдә?! Әнә бит кирәклекне белеп торган җитәкченең татар йорты, күз явын алырлык итеп бизәлгән, бишеккә кадәр бирегә килүчеләрне көтеп тора.

Хакимова Галия: Сургут шәһәре “Ак калфак” татар-хатын кызлар берлеге активы:

– “Күршеләр белән очрашу буласын белгәч, ике дә уйламыйча миндә барырга булдым. Кызларның эшләренә соклану хисе әле дә күңелемдә. Зур теләгем палас сугу җайланмасын күрү иде. Үземдә дә шул җайланманы булдырасым килә. Кызлар үз эшләренең осталары. Кунакчыллар, бик.”

– Аралашып, дус булып яшәүләргә ни җитә!
Ихлас күңелдән, хөрмәт күрсәтеп, зурлап кунак иткән татар-башкорт дусларыбызны берләштереп торган Зульфия Муратшина га, Нефтеюганск шәһәре “Ак калфак ” татар хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Зульфия Мухамедчанова га , авырсынмыйча сүзебезне тыңлаган Ришат Гизатуллин га зур рәхмәтебезне әйтәбез. Киләчәктә дә уй-хыялларыбыз бергә булсын. Аралашып яшик, дип, белдерде Нурия Зиганшина .

– Миндә бу матур очрашудан соклану хисе белән кайттым. Үземнең дә уй-хыялларым бар. Тизрәк тормышка ашырасы иде бит, дип, сүзен дәвам итте, Гульсина Валиева .

Уй-хыяллар, алга таба өмет чаткылары һәрвакыт булсын ул, кызлар!

Гөлчәчәк Фатхулова, ХМАО-Югра

Чыганак: Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*