Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Байкал аръягы краена эш сәфәренең икенче көне.
“Байкал аръягы крае офицеры йорты” хәрби-тарихи үзәгендә Васил Шәйхразыев Байкал аръягы краеның беренче губернаторы Равил Гыйниятуллин белән очрашты.
Равил Гыйниятуллин – Россия дәүләт эшлеклесе. 1996 елның 1 февраленнән 2008 елның 5 февраленә кадәр Чита өлкәсе администрациясе башлыгы һәм 2008 елның 5 февраленнән 2013 елның 1 мартына кадәр Байкал аръягы крае губернаторы булып торган.
Милли Шура рәисе Байкал аръягы краеның беренче губернаторына Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды.
Шунда ук Васил Шәйхразыев биредәге хәрби-тарихи музей эшчәнлеге белән танышты. Әлеге музейда Байкал аръягының хәрби тарихы, танылган шәхесләр, геройлар турында мәгълүмат саклана. Бина алты залдан тора, биредә 5 меңнән артык экспонат бар.