tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Байкал аръягы крае губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Байкал аръягы крае губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Байкал аръягы крае губернаторы белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевның Байкал аръягы краена эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул губернатор Александр Осипов белән очрашты.

Байкал аръягы крае губернаторы кунакларны сәламләде һәм кичәге очрашудан канәгать калуын белдерде. Исегезгә төшерәбез, 17 нче гыйнвар көнне Чита шәһәрендә Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды. Чарада Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осипов катнашты.

– Татарстан мәчетне, мәдрәсәне торгызуга, Рәхмәтулла Нигъмәтуллин йортын төзекләндерүгә зур өлеш кертте. Моның өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез!, – диде губернатор.

Васил Шәйхразыев губернаторга җылы каршы алулары өчен зур рәхмәтен белдерде. Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук алда торган планнар – милли бәйрәмебез Сабантуйлары турында мәгълүмат җиткерде.

– Кичә уздырылган очрашуга килгәндә, федераль округларда җыеннар үткәрү инде гадәткә керде. Ләкин губернатор дәрәҗәсендәге кешенең җыенда катнашуы кичә тәүге тапкыр булды. Татарстан 90 нчы еллар башыннан бирле дөнья буйлап сибелгән татарларны барлау, берләштерү, ярдәмләшү буенча эш алып бара. Читадагы чараларны уздыруга ярдәм күрсәткән өчен Сезгә һәм сезнең командагызга рәхмәтләребезне җиткерәбез, – диде Милли Шура рәисе.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Александр Осиповтан Читада Сабантуй үткәрүдә ярдәм күрсәтүне сорады. Соңгы 3 елда биредә Сабан туеның уздырылмавын искәртте. Байкал аръягы крае татарлары җәмгыяте җитәкчесе Таһир Әгъләмов исә оешма өчен офис булдыруны үтенде.

– Сабантуй бәйрәменә килгәндә, оештыру комитеты булдырылачак. Татар җәмгыяте өчен офис булдырырга да тырышачакбыз, – дип җавап кайтарды Байкал аръягы крае губернаторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*