tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Байкал аръягы краеның беренче губернаторы белән очрашты
Милли Шура рәисе Байкал аръягы краеның беренче губернаторы белән очрашты

Милли Шура рәисе Байкал аръягы краеның беренче губернаторы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Байкал аръягы краена эш сәфәренең икенче көне.

“Байкал аръягы крае офицеры йорты” хәрби-тарихи үзәгендә Васил Шәйхразыев Байкал аръягы краеның беренче губернаторы Равил Гыйниятуллин белән очрашты.

Равил Гыйниятуллин – Россия дәүләт эшлеклесе. 1996 елның 1 февраленнән 2008 елның 5 февраленә кадәр Чита өлкәсе администрациясе башлыгы һәм 2008 елның 5 февраленнән 2013 елның 1 мартына кадәр Байкал аръягы крае губернаторы булып торган.

Милли Шура рәисе Байкал аръягы краеның беренче губернаторына Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды.

Шунда ук Васил Шәйхразыев биредәге хәрби-тарихи музей эшчәнлеге белән танышты. Әлеге музейда Байкал аръягының хәрби тарихы, танылган шәхесләр,  геройлар турында мәгълүмат саклана. Бина алты залдан тора, биредә 5 меңнән артык экспонат бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*