Бүген Свердловск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы – “Мәгърифәт” белем үзәге белән танышты.
Милли Шура рәисен оешма эшчәнлеге белән үзәкнең җитәкчесе Руслан Нурмамәтов таныштырды. Аның әйтүенчә, биредә ел әйләнәсендә дини сабаклардан тыш, татар теле дәресләре дә укытыла, балаларны татар мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру эше актив бара. Өстәп шуны да әйтергә кирәк татар теле курслары “Мәгърифәт” белем үзәгендә генә түгел, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанның Екатеринбургтагы вәкиллеге бинасында, Югары Пышма, Березовский шәһәрләрендә дә оештырыла.