tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яшь килен» проектының бишенче сезоны башланды
«Яшь килен» проектының бишенче сезоны башланды

«Яшь килен» проектының бишенче сезоны башланды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте, гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, мөселман яшьләре арасында популярлык казанган «Яшь килен» проектының яңа бишенче сезонын башлады. Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 6 нчы көнендә (12 октябрьдә) Казанның Галиев мәчетендә проектта катнашучылар беренче тапкыр очрашты. Санитар-эпидемиологик вәгыятьне исәпкә алып, бу юлы “Яшь килен” проекты күбесенчә онлайн форматта узачак.

Анда Казан кызлары гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә илледән артык кеше катнашырга теләк белдерде. Алар арасында Свердловск өлкәсе, Первоуральск, Ульяновск, Сарапул, Уфа, Пятигорск, Оренбург, Борай районы, Төмән, Екатеринбург, Чабаксар, Чиләбе, Мәскәү, Петрозаводск, хәтта Казахстан кызлары бар.

Беренче очрашуда Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл ханым Биктимирова һәм проектның кураторлары кызлар белән танышып чыкты. Алар проектта офлайн форматта катнашучыларга блокнотлар тапшырды, ә башка шәһәрләрдә яшәүче  кызларга тиздән сувернирлар һәм эш материаллары килеп җитәчәген әйтеп шатландырды.

Киләсе очрашу 19 октябрьдә узачак. Анда “Иман нуры” имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров кызларга, шәригать һәм гаилә психологиясе күзлегеннән чыгып, ирне дөрес сайлау турында сөйләячәк.

Билгеле булганча проект программасына түбәндәгеләр кертелгән:
5 видео-дәрес: танышу (хитба), никахлар, хокук һәм бурычлар, никах килешүе, талак;
5 тикшерү тестлары;
7 дәрес: хатын-кызлар гаурәте һәм татарларда хиҗаб. Ир белән хатын арасындагы хокуклар һәм туганнар белән мөнәсәбәтләр турында. Хатын-кызлар физиологиясе һәм Исламда контрацепция мәсьәләләре;
3 дәрес: психолог, сексолог, Хәнәфи мәзхәбендә остаз;
2 марафон: сөннәт буенча йорт хуҗалыгын алып бару һәм эмоциональ интеллект;
Телеграмда гаилә һәм мәхәббәт турында аятьләр, хәдисләр, цитаталар, риваятьләр тупланган канал;
Инстаграмда турыдан-туры эфирлар өчен ябык канал һ. б.

Белешмә. 
«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла. Шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашуларда, видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр, никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*