Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе “Мәгърифәт” белем үзәге белән танышты
Милли Шура рәисе “Мәгърифәт” белем үзәге белән танышты

Милли Шура рәисе “Мәгърифәт” белем үзәге белән танышты

Бүген Свердловск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы – “Мәгърифәт” белем үзәге белән танышты.

Милли Шура рәисен оешма эшчәнлеге белән үзәкнең җитәкчесе Руслан Нурмамәтов таныштырды. Аның әйтүенчә, биредә ел әйләнәсендә дини сабаклардан тыш, татар теле дәресләре дә укытыла, балаларны татар мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру эше актив бара. Өстәп шуны да әйтергә кирәк татар теле курслары “Мәгърифәт” белем үзәгендә генә түгел, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанның Екатеринбургтагы вәкиллеге бинасында, Югары Пышма, Березовский  шәһәрләрендә дә оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*