tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле. Бу хакта Язучылар берлеге хәбәр итә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия быел «Кемгә сөйлим серләремне» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен Фәтхулла Абдуллинга, «Сильнее меня» шигырьләр җыентыгы өчен (татар теленнән тәрҗемәләр) Галина Булатовага, «Кайту» шигырьләр җыентыгы өчен Лилия Гыйбадуллинага тапшырылачак.

Кызыксындыру премиясе лауреатлары: «Күңел бакча» шигырьләр җыентыгы өчен Галия Гайнетдинова; «Ишет мине!» шигырьләр җыентыгы өчен Лилия Фәттахова; «Көзләр балкышы» шигырьләр җыентыгы өчен Идият Әширов.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендиягә лаек булган студентлар: КФУ студентлары — Ләйлә Алембикова, Хаҗиев Ильяс Алинә Хәбибуллина, , Фирүзә Шәрифуллина, Гөлинә Фәрхуллина.

20 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*