tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның Ислам мәдәният үзәгендә корбан мәҗлесе узды
Ульяновскиның Ислам мәдәният үзәгендә корбан мәҗлесе узды

Ульяновскиның Ислам мәдәният үзәгендә корбан мәҗлесе узды

Ульяновскиның Засвияжье районында урнашкан Ислам мәдәният үзәгендә – мөселман мәхәлләсендә корбан мәҗлесе узды. Анда район адмистрациясе, өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте вәкилләре һәм мәхәлләгә ярдәм күрсәтүче татар бизнесменнары катнашты.

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен уңышлы тәмамлап, кулына яңа гына диплом алган мәхәлләнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Ахметов Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укыды һәм ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылдырды. Ә Ульяновск шәһәренең имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин бай эчтәлекле вәгазен ирештереп, мәхәлләгә балалар белән яшьләрне тарту юнәлешендә тагын да тырышыбрак эшләргә киңәш итте. Засвияжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов Ислам мәдәният үзәге эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Күптән түгел генә ачылган мәхәлләбез халыкка дини, рухи-әхлакый тәрбия бирү максатында төрле чаралар оештыра, диде Наил Хасән улы. Ә мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов өлкә Губернаторы, шәһәр мэры, район хакимияте һәм диния нәзарәте ярдәмендә булдырылган Ислам мәдәният үзәгендә ислам нигезләрен өйрәнү, дини белем алу, мәҗлесләр үткәрү өчен бөтен шартлар булуы турында сөйләде һәм Засвияжье татарларын мәхәлләгә намазларга йөрергә чакырды.

Милләтебез һәм динебез язмышына бәйле мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшкәннән соң, мәҗлестә катнашучылар тәкбир әйтеп, корбан шулпасы һәм милли ашлар белән сыйландылар. Мәхәллә активистлары Иршат һәм Римма Алмакаевларга табын әзерләүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*