tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәрендә төбәкара конференциядә катнашты
Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәрендә төбәкара конференциядә катнашты

Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәрендә төбәкара конференциядә катнашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев бүген Свердловск өлкәсенә сәфәре барышында “түгәрәк өстәл” утырышында да катнашты. Анда «Ураллыларның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше» дигән темага фикер алыштылар.

Конференциядә шулай ук Урал дәүләт икътисад университеты ректоры Яков Силин, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, БТКның Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, төбәкне өйрәнүчеләр эшләре буенча комитет җитәкчесе, тарихчы Альберт Борһанов катнашты.

Вице-премьер Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләп, “түгәрәк өстәл” утырышына уңышлар теләде. “Бүгенге очрашу Екатеринбург шәһәрендәге зур вакыйга – бөек шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачылу тантанасы белән бергә туры килде. Свердловск өлкәсе җитәкчелегенә зур рәхмәтемне җиткерәм,” – дип белдерде ул.

Милли Шура рәисе Бөек Җиңүгә Урал төбәге халкының, шул исәптән, биредә яшәүче татарларның да зур өлеш кертүен ассызыклады. Тарихи фактларны яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк итеп күрсәтергә кирәклеген әйтте. Мондый конференцияләр даими уздырылырга тиеш дип үз фикерен җиткерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*