tatruen
Баш бит / Конгресс проектлары / «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе / «ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ» IV ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ БӘЙГЕСЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ
«ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ» IV ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ БӘЙГЕСЕ  НИГЕЗЛӘМӘСЕ

«ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ» IV ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ БӘЙГЕСЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

РАСЛЫЙМ
Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура Рәисе
В.Г. Шәйхразыев

1. Гомуми нигезләмә

1.1. Нигезләмә «Җәлил укулары» IV Халыкара әдәби бәйгесенең (алга таба – Бәйге) максатларын һәм бурычларын, шартларын һәм үткәрү тәртибен билгели.

1.2. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигьрият сөючеләр арасында үткәрелә.

1.3. Бәйгене уздыру турындагы мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында www.tatar-congress.org («Конкуры» – «Бәйгеләр») һәм Бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми битендә https://www.instagram.com/congress.jalil.uku/ урнаштырыла.

1.4. Короновирус инфекциясе (COVID-19) таралуын булдырмау, шулай ук халыкның тормышын һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатларында Бәйге дистанцион форматта уздырыла.

2. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары

2.1. Бәйге ел саен сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксыну, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белү максатыннан үткәрелә.

2.2. Бәйгенең бурычлары:

  • Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклауда, үстерүдә ярдәм итү;
  • М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру;
  • фронтовик язучылар иҗатына кызыксынуны арттыру;
  • яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү;
  • иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
  • сәнгатьле уку осталыгын камилләштерүдә укучыларга шартлар тудыру;
  • әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү;
  • әдәби-шигъри әсәрләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү.
  • М.Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган музейларны һәм экспозицияләрне барлау;
  • М. Җәлилгә багышланган һәйкәлләрне, бюстларны һәм мемориаль такталарны барлау.

3. Бәйгене оештыручылар һәм катнашучылар.

3.1. Бәйгене оештыручылар:

  • «Бөтендөнья татар конгрессы» Регионара иҗтимагый оешмасы;
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;
  • «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы;
  • «Татарстан – Яңа гасыр» Телерадиокомпаниясе;
  • Татарстан Республикасы Милли китапханәсе;
  • Татарстан Республикасы Язучылар берлеге;
  • Татарстан Республикасы Милли музее.

3.2. Бәйгене «Бөтендөнья татар конгрессы» Регионара иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татарстан – Яңа гасыр» Телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Милли музее вәкилләреннән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән, татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан торган комитет оештыра (алга таба – Оештыру комитеты).

3.3. Оештыру комитеты Бәйгенең Жюри составын раслый. Жюрига язучылар, шагыйрьләр, актерлар, режиссерлар, әдәбиятчылар, музей хезмәткәрләре, «Бөтендөнья татар конгрессы» Регионара иҗтимагый оешмасы вәкилләре керә.

3.4. Россия Федерациясе төбәкләрендә Бәйгене оештыру һәм үткәрү белән җитәкчелек итүне зона Оештыру комитетлары һәм иҗтимагый татар оешмалары кураторлары башкара.

3.5. Россия Федерациясе төбәкләрендә иҗтимагый татар оешмаларының зона Оештыру комитетлары кураторлары жюри составын Бәйгене оештыручылар белән килештереп раслый.

3.6. Оештыручы иҗтимагый татар оешмалары исемлеген Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында www.tatar-congress.org («Конкурсы» – «Бәйгеләр») һәм Бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми битендә https://www.instagram.com/congress.jalil.uku/ урнаштыра.

3.7. Бәйгедә Россия һәм чит ил гражданнары катнаша ала.

3.8. Бәйгедә яше 3 тән югары булган һәр кеше катнаша ала.

4. Бәйге номинацияләре.

4.1. Бәйге номинацияләре:

  • «Җәлил татар телендә» номинациясе
    (барлык яшь төркемнәре)
    М.Җәлилнең бер әсәре (тулысынча яки өзек) татар телендә тәкъдим ителә.
    Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.
  • «Җәлил рус телендә» номинациясе
    (барлык яшь төркемнәре)
    М.Җәлилнең бер әсәре (тулысынча яки өзек) рус телендә тәкъдим ителә.
    Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.
  • «Җәлил дөнья халыклары телләрендә» номинациясе
    (барлык яшь төркемнәре)
    М.Җәлилнең бер әсәре (тулысынча яки өзек) дөнья халыклары телләрендә (татар һәм рус телләреннән тыш) тәкъдим ителә.
    Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.
  • «Фронтовиклар татар телендә»номинациясе
    (барлык яшь төркемнәре)
    Фронтовик язучының (бәйгедә катнашучының якташы булуы мөһим) бер әсәре (тулысынча яки өзек) татар телендә тәкъдим ителә.
    Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.
  • «Фронтовиклар рус телендә» номинациясе
    (барлык яшь төркемнәре)
    Фронтовик язучының (бәйгедә катнашучының якташы булуы мөһим) бер әсәре (тулысынча яки өзек) рус телендә тәкъдим ителә.
    Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.
  • «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән татар телендә башкару» номинациясе
    Фронтовик язучының бер әсәре (тулысынча яки өзек) татар телендә төрле яшьтәге коллектив (2-10 кеше) тарафыннан тәкъдим ителә.
    Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.
  • «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән рус телендә башкару» номинациясе
    Фронтовик язучының бер әсәре (тулысынча яки өзек) рус телендә төрле яшьтәге коллектив (2-10 кеше) тарафыннан тәкъдим ителә.
    Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.

Югарыда күрсәтелгән номинацияләрдә яшь төркемнәре:

  • 3-6 яшькә кадәр (кертеп);
  • 7-10 яшькә кадәр (кертеп);
  • 11-15 яшькә кадәр (кертеп);
  • 16-18 яшькә кадәр (кертеп);
  • 19-30 яшь (кертеп);
  • 31 һәм югарырак.

 

  • «Җәлилчеләр» номинациясе
    (9-13 яшькә кадәр (кертеп); 14-17 яшькә кадәр (кертеп); 18-25 яшь (кертеп); 26 һәм югарырак)
    Бөек Ватан сугышы (сугыш чоры вакыйгалары, фронтовиклар, тылдагы тормыш һ.б.) турында катнашучының үзе язган бер әсәре (шигырь, поэма, эссе) татар яки рус телләрендә язылган булырга мөмкин.
    Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.
  • «Профессиональ башкаручылар» номинациясе
    (18 яшьтән алып)
    М.Җәлилнең бер әсәре (тулысынча яки өзек) татар яки рус телендә тәкъдим ителә.
    Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.
  • «М. Җәлилгә багышланган музей-экспозиция» номинациясе
    Музей-экспозиция турында презентация яки экспозиция буенча татар һәм рус телләрендә экскурсияләр видеоролик рәвешендә тәкъдим ителә. Язма – 8 минутка кадәр. Номинациядә муниципаль, шәхси, мәктәп музейлары яки экспозицияләр катнаша ала (гаризалар muzei_jalil@mail.ru почтасына кабул ителә).
  • «М. Җәлил әсәренең дөнья халыклары телләренә иң яхшы тәрҗемәсе» номинациясе
    (18 яшьтән алып)
    М. Җәлилнең бер әсәре дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителеп, видеоролик рәвешендә һәм Word форматында тәкъдим ителә.
    Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.

4.2. Номинацияләрнең бәяләү критерийлары («Җәлилчеләр», «М.Җәлилгә багышланган музей-экспозиция», «М. Җәлил әсәренең дөнья халыклары телләренә иң яхшы тәрҗемәсе» номинацияләреннән тыш):

Бәяләү критерийлары Баллар
1 текстны белү 0-10
2 әсәрнең образлы һәм мәгънәви структурасына үтеп керү тирәнлеге 0-10
3 сәнгатьлелек (интонация, логик пауза, басым) 0-10
4 башкару осталыгы (артистизм, ишарә, мимика һ.б.) 0-10
5 әсәрне башкаручының яшь үзенчәлекләренә туры китереп сайлау 0-5
6 сирәк башкарылучы әсәрне сайлау 0-5
барлыгы 0-50

Чыгыш вакытында декорацияләр, костюмнар кулланылырга мөмкин,

ләкин алар чыгыш бәяләнгәндә исәпкә алынмый һәм баллар өстәми.

4.3. «Җәлилчеләр», «М. Җәлил әсәренең дөнья халыклары телләренә иң яхшы тәрҗемәсе» номинацияләренең бәяләү критерийлары:

Бәяләү критерийлары Баллар
1 шигырь культурасы (күләме, ритм, рифма, яңгырашы) 0-10
2 мәгънәви юнәлеш (идея) һәм шигырьнең композицион бөтенлеге 0-10
3 стилистика һәм тел камиллелеге 0-10
4 сәнгатьлелек (фикер, хис, кичерешләр, сәнгать образы аша гыйбарә) 0-10
5 бәян итү логикасы 0-5
6 артистизм 0-2
барлыгы 0-47

Чыгыш вакытында декорацияләр, костюмнар кулланылырга мөмкин, ләкин алар чыгыш бәяләнгәндә исәпкә алынмый һәм баллар өстәми.

Катнашучы мөстәкыйль чыгыш ясый һәм чыгыш ясаган вакытта башка затлар ярдәменнән файдалана алмый.

4.4. «М.Җәлилгә багышланган музей-экспозиция» номинациясеенең бәяләү критерийлары:

Бәяләү критерийлары Баллар
1 күргәзмә экспозициясенең актуальлеге һәм яңалыгы 0-10
2 күргәзмә экспозициясенең тулылыгы һәм мәгълүматлылыгы 0-10
3 күрсәтмәлелек һәм тамашачы өчен кабул итү мөмкинлеге 0-10
4 таратылучы материалларның сыйфаты һәм уникальлеге (каталоглар, буклетлар, сувенир продукциясе һ. б.) 0-10
5 мультимедиа ресурсларын кулланып экспозицияне әзерләү һәм тәкъдим итү сыйфаты 0-10
6 укучылар, студентлар яки халык белән хезмәттәшлек 0-7
барлыгы 0-57

5. Бәйгене үткәрү тәртибе

5.1. Бәйгедә катнашу бушлай һәм ирекле.

5.2. Бәйге ел саен һәм барлык теләүчеләр өчен үткәрелә.

5.3. Катнашучы әлеге Нигезләмәне бозу очрагында аңа киләчәктә Бәйгедә катнашу тыела.

5.4. Бәйге 3 этапта үткәрелә:

5.4.1. I (җирле) этап – сайлап алу турлары:

  • Оештыру комитеты билгеләгән вакытка кадәр җирле Оештыру комитетлары Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында, Россия Федерациясе регионнарында үткәрә. Катнашучыларны сайлап алуны җирлекләрдә оешкан Жюри билгели.
  • Бәйгенең I этабын үткәрү турындагы карарны җирле Оештыру комитетлары катнашучылардан гаризалар саны нигезендә кабул итә.
  • Бәйгедә катнашырга теләк белдергән коллектив яки башкаручы үзе яшәгән җирлектәге Оештыру комитетына тиешле үрнәктәге гаризаны тапшырырга тиеш;
  • билгеле бер зонага карамаган чит ил катнашучылары үз гаризаларын һәм видеоларын Бәйгенең Оештыру комитеты почтасына җибәрә: congress.jalil.uku@yandex.ru. Әлеге чыгышлар Бәйгенең III этабы барышында бәяләнәчәк.

Бәйгенең I (җирле) этабы 2021 елның 10 ноябреннән дә соңга калмыйча үткәрелә. Җирле Оештыру комитетлары 2021 елның 15 ноябренә кадәр Бәйгенең зона Оештыру комитетларына I этап нәтиҗәләре буенча җирле этап беркетмәсен һәм Бәйгенең I этабын уңышлы узган катнашучылар исемлеген, шулай ук кыскача мәгълүмат (үткәрү урыны һәм вакыты, катнашучылар саны һ.б.), Бәйгенең узган этабыннан фото-һәм видеоматериалларны җибәрә.

5.4.2. II (зона) этабы :

  • 2021 елның 30 ноябренә кадәр I (җирле) этапны узган катнашучылар арасында (I, II, III урын) зона Оештыру комитетлары тарафыннан үткәрелә;
  • зона Оештыру комитетлары, Бәйгене Оештыру комитеты белән килештереп, әлеге нигезләмәгә үз зоналарында Бәйге үткәрү үзенчәлекләренә кагылышлы өстәмәләр кертергә хокуклы;
  • II (зона) этабын уздыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Башкарма комитетларының мәдәният органнары Бәйгенең Оештыру комитетына бина бирүдә бушлай ярдәм итәләр.

II этапны уздыру зоналары:

I. Россия Федерациясе төбәкләре:

  • Чиләбе зонасы
    (Чиләбе, Курган, Төмән өлкәләре)
    Земфира Исламова тел. 89518050647, zemfira_garipova@list.ru
    Анна Морозова тел. 89128036086, annacongress74@gmail.com;
  • Оренбург зонасы
    (Оренбург, Әстерхан, Самара, Саратов өлкәләре)
    Ахметзянова Светлана тел. 89058147395, bis-fil16-yamasheva@mail.ru;
  • Башкортстан зонасы (Башкортстан Республикасы)
    Сафина Гульшат тел. 89870301394, predvktrb@gmail.com
  • Ульяновск зонасы
    (Ульяновск өлкәсе, Пенза өлкәсе, Мордовия Республикасы, Чувашия Республикасы)
    Абутдинова Альфия тел. 89603706378, karakitja@mail.ru
  • Киров зонасы
    (Кострома, Киров, Вологда өлкәләре, Марий Эл, Удмуртия, Коми Республикалары)
    Шагиева Гөлфия тел. 89960451601, kirov.tatarlar@mail.ru
  • Свердловск зонасы
    (Пермь крае, Тамбов өлкәсе, ХМАО, ЯНАО)
    Алетдинова Динария тел. 8 (343) 3714319, dar1958@inbox.ru
  • Иваново зонасы
    (Ярославль, Владимир, Архангельск, Түбән Новгород өлкәләре)
    Марат Юсупов тел. 89963543985, marat_jusupov2016@mail.ru
  • Томск зонасы
    (Томск, Новосибирск, Омск, Кемерово, Иркутск өлкәләре, Красноярск крае, Алтай крае, Алтай Республикасы)
    Ирина Помыткина тел. 89039559940, tatarlar70@mail.ru
  • Ерак Көнчыгыш зонасы
    (Саха (Якутия) Республикасы, Бурятия Республикасы, Байкал арты крае, Амур өлкәсе, Хабаровск крае, Приморье крае, Сахалин өлкәсе)
    Сажида Батталова тел. 89149848271, sashida_64@mail.ru;
  • Калган регионнар
    тел: 89297201498, jalil_rf@mail.ru.

 

II. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре:

  • Бөгелмә зонасы
    (Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Баулы, Лениногорск, Чирмешән муниципаль районнары)
    jalil_bugulma@mail.ru
  • Тукай зонасы
    (Түбән Кама, Тукай, Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Сарман, Зәй муниципаль районнары, Чаллы шәһәре)
    jalil_tukaevski@mail.ru
  • Алексеевск зонасы
    (Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Норлат, Әлки, Спас муниципаль районнары)
    jalil_alekseevsk@mail.ru
  • Тәтеш зонасы
    (Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы муниципаль районнары)
    jalil_tetushi@mail.ru
  • Кукмара зонасы
    (Кукмара, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш, Саба, Теләче, Арча, Әтнә, Балтач муниципаль районнары)
    jalil_kukmor@mail.ru
  • Казан – I зона
    (Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч муниципаль районнары, Вахитов, Идел буе, Совет районнары)
    jalil_kazan1@mail.ru
  • Казан – II зона
    (Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау муниципаль районнары, Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнары)
    jalil_kazan2@mail.ru

Барлык сораулар буенча Бәйгенең электрон почтасына язарга мөмкин: congress.jalil.uku@yandex.ru.
Бәйгенең кураторы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгариф һәм мәдәният комитеты баш референты Галимова Ләйсәнә Илгиз кызы (843) 264 63 37

5.4.3. III этап – финал Бәйгенең Оештыру комитеты тарафыннан онлайн-режимда (катнашучыларның чыгышларын видео буенча карау) Жюри әгъзаларының мәҗбүри катнашында уздырыла.

Зона Оештыру комитетлары 2021 елның 10 декабреннән дә соңга калмыйча Бәйгенең II (зона) этабын үткәрү турында хисапны электрон адреска җибәрергә тиеш congress.jalil.uku@yandex.ru :

  • Бәйгенең зона этабы беркетмәсе;
  • һәр номинациядә һәм яшь төркемендә I, II, III урыннарны алган катнашучылар исемлеге кергән гариза (1 нче кушымта) ;
  • һәр номинациядә һәм яшь төркемендә I, II, III урыннарны алган катнашучыларның мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (2 нче кушымта);
  • массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту өчен Бәйгенең зона этабыннан фото- һәм видеоматериаллар.

5.5. Финалга узмаган катнашучылар белән эшне дәвам итү, татар теле һәм әдәбиятына багышланган әдәби чараларда, җирле бәйрәмнәрдә һәм башка проектларда шигырь укучыларның катнашуын оештыру киңәш ителә.

5.6. Жюри әгъзаларының карары беркетмә белән рәсмиләштерелә, яңадан каралмый һәм аңа карата шикаять бирелми.

Финал призерларына һәм җиңүчеләренә Бәйгенең Гала-концертында катнашу өчен чакыру җибәреләчәк.

5.7. Гала-концерт 2022 елның февралендә Казан шәһәрендә узачак. Үткәрү вакыты һәм урыны Бәйгенең социаль челтәрендәге рәсми битендә instagram.com/congress.jalil.uku, шулай ук «Бөтендөнья татар конгрессы» Регионара иҗтимагый оешмасы сайтында: tatar-congress.org («Конкурсы» – «Бәйгеләр») күрсәтеләчәк.

Концерт номерлары призлы урыннар алган коллектив һәм башкаручылар чыгышларыннан режиссерлар төркеме тарафыннан оештырылачак.

6. Нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү.

6.1. Бәйгенең I (җирле) этабында җиңүчеләр һәр номинациядә өч призлы урынга бүленә һәм бәйгенең Жюри карары нигезендә муниципаль (төбәк) этапның Оештыру комитеты тарафыннан җиңүче дипломнары белән бүләкләнә.

6.2. Бәйгенең II (зона) этабында җиңүчеләр һәр номинациядә өч призлы урынга бүленә һәм Жюри карары нигезендә зона этабын Оештыру комитеты тарафыннан җиңүче дипломнары белән бүләкләнә.

6.3. Бәйгедә I, II, III урыннарны алган җиңүчеләр Гала-концертта кыйммәтле призлар һәм җиңүче дипломнары белән бүләкләнә.

6.4. Бүләкләү материаллары катнашучы гаризасы нигезендә эшләнә, ягъни текстның формулировкалары һәм теле саклана һәм үзгәртелми.

6.5. Катнашучылар Катнашучы сертификатлары (һәр этапта) белән бүләкләнә. Сертификатлар гаризада күрсәтелгән электрон почта адресына электрон рәвештә җибәреләчәк.

IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең жюри әгъзалары

  1. Рамил Төхвәтуллин – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты – жюри рәисе.
  2. Инсаф Абдулла – телевидение дикторы, алып баручы, Казан театр училищесы мөгаллиме, Татарстанның атказанган артисты;
  3. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев – театр эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган артисты;
  4. Рөстәм Галиуллин – язучы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты;
  5. Резеда Сәлахова – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты;
  6. Алмаз Миргаязов – телевидение һәм радио алып баручысы, мөхәррир, Татмедиа АҖ җитәкчесенең радиолар белән эшләү юнәлеше буенча урынбасары, «Китап» радиосы баш мөхәррире;
  7. Нәзирә Фәттахова – Муса Җәлил музей-фатиры мөдире, филолог.

ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ 2021-2022. Положение, ЗАЯВКА, Согласие на ОПД (документ PDF, 1 Mb)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*