Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Тара шәһәренең “Ихлас” мәчетендә булды.
“Ихлас” мәчетенә 1997 елда нигез салынган. Бина соңрак үзгәртеп корылган, һәм 2001 елның июль башында яңа мәчет тантаналы рәвештә ачылган.
Татарстан кунаклары мәчет эшчәнлеге белән таныштылар һәм дога кылдылар.