tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тара шәһәре татарлары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Тара шәһәре татарлары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Тара шәһәре татарлары белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Омск өлкәсенә сәфәре барышында Тара шәһәрендәге татар активы белән очрашты. Чара танылган кино актеры Михаил Ульянов йортында узды.

Очрашу алдыннан Милли Шура рәисе фойеда милләттәшләребез оештырган күргәзмә белән танышты. Биредә Омск өлкәсе татарларының тормыш-көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар, кул эшләнмәләре, китаплар тәкъдим ителде. Татар мәдәни үзәге каршында эшләп килүче халык ансамбле солистлары кунакларны милли җырларыбыз белән сәламләде.

Васил Шәйхразыев очрашуга килүчеләрне сәламләп, киләсе елга шәһәрдә мәчет ачылачагы турында хәбәр итте. Тантана шәһәр көнендә булачак һәм хәзер аңа әзерлек эшләре бара. Милли Шура рәисе белдергәнчә, 2024 нче елның 26 нчы июльдә Омск өлкәсендә Иртыш Сабан туе да оештырыла. Шул көнне үк Большеречьеда Татар мәдәни үзәге дә ачылачак. Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне әлеге чараларда катнашырга чакырды. “Бу безнең бердәмлегебезне дә күрсәтәчәк,”-диде ул. Омск өлкәсендә шулай ук Федераль Сабан туен уздыру да күздә тотыла. “Мондый бәйрәмнәр телебезне, милли киемнәр һәм ризыкларыбызны, мәдәниятебезне саклап калырга мөмкинлек бирә,” – Вице-премьер.

Васил Шәйхразыев туган телебезне өйрәнү өчен киләсе елга татар сыйныфларын ачу кирәклеген дә әйтте. Милләттәшләребез әлеге хәбәрне шатланып, кул чабып кабул итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*