tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ФОТОРЕПОРТАЖ: “Минем яраткан артистым” бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды
ФОТОРЕПОРТАЖ: “Минем яраткан артистым” бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды

ФОТОРЕПОРТАЖ: “Минем яраткан артистым” бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы сайты игълан иткән «Минем яраткан артистым» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.

Конкурс ике номинация буенча уздырылды: “Яраткан эстрада артистым” һәм “Яраткан театр артистым”. Бәйгегә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән кызыклы, матур язмалар килде.

Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин котлады.

Бүләкләү тантанасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*