tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең Тара районы башлыгы Евгений Лысаков белән очрашты
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең Тара районы башлыгы Евгений Лысаков белән очрашты

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең Тара районы башлыгы Евгений Лысаков белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Омск өлкәсенә эшлекле сәфәр вакытында Тара муниципаль районы башлыгы Евгений Лысаков белән очрашты.

Очрашу барышында Милли Шура рәисе Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә татар автономиясен төзү, тормышы һәм эшчәнлеге Тара шәһәре белән бәйле булган сәүдәгәр Айтикиннар йортын торгызу мәсьәләләрен күтәрде. Шулай ук җитәкчеләр 2024 елның июль аенда шәһәрдә мәчет ачылу тантанасын һәм Иртыш буе Сабан туен уздыру буенча да фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*