tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе сәүдәгәр Айтыкиннар йорты белән танышты
Милли Шура рәисе сәүдәгәр Айтыкиннар йорты белән танышты

Милли Шура рәисе сәүдәгәр Айтыкиннар йорты белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев 23-25 нче август көннәрендә эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул өлкәнең Тара районында урнашкан сәүдәгәр Айтыкиннар йорты белән танышты. Милли Шура рәисен Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Радик Әхмәтов каршы алды.

Айтыкиннар йорты XIX гасырга карый. Хәзерге вакытта ул мәдәни мирас объекты буларак саклана. Сәүдәгәр Айтыкиннар гаиләсенең революциягә кадәр Омск өлкәсендә шактый зур дәрәҗәсе булган. Алар Иртыш буенда ислам динен, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәннәр, авылларда 30 лап мәчет төзегәннәр. Тара шәһәрендә оештырылган ярминкәләрдә актив катнашканнар. Кытай белән үзара сәүдә итү эшен җәелдерүдә дә Айтыкиннарның өлеше зур була. Алар чәй белән дә сату итә.

Танылган татар сәүдәгәрләренең йорты белән Васил Шәйхразыевны Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Радик Әхмәтов таныштырды. Ул йортның тарихы, сәүдәгәрләр тормышы турында сөйләде. Айтыкиннар йорты хәзерге вакытта буш. Бина белән танышу вакытында аны төзекләндерү турында да фикер алыштылар.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*